Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 10:54

Самарның “Ялкынлы яшьлек” ансамбле Татарстанның Лениногорск төбәгендә урнашкан “Бәкер” шифаханәсендә тамаша күрсәтте.

Самарның “Ялкынлы яшьлек” ансамбленә 40 ел тула. Кырык ел эчендә иҗат коллективы Казан, Сарытау, Чаллы, Уральск, Петербур, Мәскәү һәм башка күп шәһәр, авылларда концертлар күрсәтте. Ниһаять яңа маршрут. Татарстанның Лениногорск төбәгенә сәяхәт. Атаклы “Бәкер” шифаханәсендә тамаша күрсәтү.

Быел җәен “Ялкынлы яшьлек”нең җитәкчесе Илгиз Кәлүч, “Бәкер” шифаханәсендә ял иткән. “Ял вакытында җирле иптәшләр мине янәшәдәге Каратай авылына музей ачарга алып бардылар. Барчасы да бүләкләр алып килгәннәр иде. Ә мин Самардан ансамбль алып килеп концерт күрсәтергә вәгъдә иттем”, диде Илгиз Кәлүч.

Илгиз Кәлүч сүзләренә караганда, “Бәкер” шифаханәсендә ял итүчеләр самарларны бик җылы каршы алган. Хәтта “Ялкынлы яшьлек”не Норлатта чыгыш ясарга чакырып калганнар.

XS
SM
MD
LG