Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТЮРКСОЙ исем үзгәртеп ЮНЕСКО дәрәҗәсенә күтәрелә


ТЮРКСОЙ оешмасы үзгәртелеп Халыкара Тюрк мәдәнияте оешмасы исемен ала. Әлеге үзгәрешләр нәтиҗәсендә ул ЮНЕСКО һәм ИСЕСКО дәрәҗәсендә эш итә алачак.

Бу турыда Азәрбәйҗан мәдәниять һәм туризм министры Абүлфас Гараев белдерде. Оешма җитәкчесе исә генераль секретарь дәрәҗәсен алачак.

Министр “Бар дөньяда төрки телле халыкларның мирасларын мирасын системнаштыру өчен актив эш алып барылачак”, - диде.

Төрки дәүләтләр белән бергә ТЮРКСОЙ оешмасына Татарстан, Башкортстан, шулай ук Русиядәге башка төрки республикалар да керә.
XS
SM
MD
LG