Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хабаровскида татар яшьләре клубы актив эшли


Хабаровски яшьләре Басик күле буенда
Хабаровски яшьләре Басик күле буенда

Күптән түгел генә Хабаровскида татар яшьләре җыелышып клуб оештырды. Клуб яшьләргә үзара танышырга, дуслашырга, фикер алышырга, рухи яктан үсәргә, белем өстәргә мөмкинлек бирә.

Хабаровскида яшьләр клубы агымдагы елның җәй башында оешты. Әлеге клуб эшчәнлеге край үзәгендә июнь аенда үткән иң зур милли бәйрәм – Сабантуйга әзерләнүдән башланды. Хабаровски яшьләре беренче кат Сабантуйның тарихи үткәне, аның йолалары белән танышты. Милли иҗтимагый оешма җитәкчесе Сәрвәр Туктаров белән очрашып, бергәләп бәйрәм программасы төзеде. Төрле бәйгеләр, уеннар оештыру, концертны әзерләү – бу эшләргә яшьләр бик теләп, үзара ярышып тотынды. Аларның тырышлыгы белән быел Хабаровски сабан туе гөрләп, бик матур узды һәм анда катнашучыларда оныта алмаслык хатирә булып калды.

Оля Лозовик
«Һәр җыелышуны барысы да зур түземсезлек белән көтеп ала башлады. Мондый клуб безгә күптән кирәк иде», ди клубны оештыручы һәм анда актив катнашучыларның берсе булган Оля Лозовик. Паспорты буенча Оля булса да, үзен кечкенәдән Алия дип йөри ул. Аның фикеренчә: «Ерак Көнчыгышта яшьләр алдында үз милләттәшеңне табып, аралашу проблемасы тора. Клубта исә милләттәшләр белән танышырга, дуслашырга, фикер алышырга, рухи яктан үсәргә, белем өстәргә мөмкинлек бар».

Клуб барлыкка килү белән, Хабаровски татар яшьләре чаралар үткәрер, күңелдәге проблемаларны уртага салып сөйләшер өчен аерым бина эзләп интекми. Җылы җәй көннәрендә алар еш кына урманга, күл буена, яисә елга ярына чыгып төрле милли рухтагы очрашулар һәм бәйрәмнәр оештыра. Ял көннәрнең берсендә алар Амур елга ярында бик күңелле җыр кичәсе үткәрде.

Хабаровски яшьләре Амур елгасы ярында

Уңган кызлар һәм егетләр үзләре өйләреннән коймак, кыстыбый, бәлеш һәм башка милли ризыклар пешереп алып килә, табигать кочагында бергәләп тәмләп чәй эчәләр, келәмгә тезелешеп утырып, гитарада уйнап, туйганчы җырлашалар.

Шулай ук Хабаровски татар яшьләре клубында туган көннәрне бергәләп бәйрәм итү матур бер традициягә әйләнеп бара. Күчтәнәчкә монда - бары тик татарча музыка һәм бию. Спиртлы эчемлексез, милли ризыклар белән тулы табын. Ә инде кунаклар кәефен күтәрергә татарча милли кичке уеннар оештырыла.

Җыр кичәсе. Гитарада Оля Лозовик уйный.

Хабаровскиның татар яшьләре менә шулай күңел ача. Хәзер клубта ике атнага бер тапкыр 20-25 кеше җыела, бу аз түгел. Яшьләр милли клубка тартыла. Чөнки алар өчен шәһәрдә күңел ачу урыннары бихисап булса да, аларның күбесендә эчкечелек, әдәпсезлек хөкем сөрә. Милли клубның өстенлеге монда зур.

Әлбәттә, Хабаровски яшьләренә әлегә татар журналистлары, эстрада йолдызлары белән очрашу бәхете тәтеми. Чараларны планлаштырганда һәм үткәргәндә алар бары җирле мөмкинлекләрдән файдалана.

Туган көн кичәсе. Кызлар күчтәнәче

Җыелышуларның иң кызыклысы «Дин һәм яшьләр» темасына багышлап үткәрелә. Бүгенге көн яшьләре диннән ерак, шуңа да кичәгә килүчеләр саны аз булыр дигән шик туса да, арендага алынган кафе бинасы залында ул көнне алма төшәргә дә урын калмый. Хабаровски мәчетеннән имам Фәрхәт белән яшьләр теләп аралашты. Бер-бер артлы сораулар яуды, ислам диненә карата тискәре карашлар турында бәхәсләр тынмады. «Падишах» кафесында сөйләшү чәй артында бик озак дәвам итте.

Хабаровски яшьләре клубы – сәяси оешма түгел. Бүгенге көнне ул мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклауны, яшьләргә кагылышлы проблемаларны хәл итүне игътибар үзәгендә тота. Бу әлегә Ерак Көнчыгышта даими эшләп торучы бердәнбер татар яшьләре клубы.
XS
SM
MD
LG