Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гуантанамо тоткыннары АКШта хөкем ителәчәк


АКШ Сенаты Гуантанамо тоткыннарын Кушма Штатларда хөкем итү планын хуплады. Уйгыр тоткыннар АКШта калырга тели. Мәсьәлә Югары мәхкамәдә каралачак.

АКШ Сенаты Гуантанамо төрмәсе тоткыннарын Кушма Штатларда хөкем итү мөмкинлеге бирү планын раслады. Ул арада Гуантанамодагы уйгыр тоткыннар төркеме иррекә чыгу һәм АКШта калу хокукы бирүне таләп итә. Сишәмбе көнне АКШ Югары мәхкамәсе аларның эшен карарга ризалык белдерде.

АКШ президенты Барак Обама бу ел башында хакимияткә килгәч Гуантанамо төрмәсен киләсе гыйнвар аена ябарга вәгъдә иткән иде. Инде 2 айдан аз гына артык вакыт калып бара. Әмма төрмәдәге 220-ләп тоткынның язмышы әле дә ачык билгеле түгел.

Сишәмбе көне АКШ Сенаты Ак Йортның тоткыннарны хөкем итү өчен Кушма Штатларга күчерү планын зур күпчелек белән хуплады. Әмма аларга хөкем карарыннан соң, хәтта төрмә җәзасы бирелгән очракта да, Кушма Штатларда калу хокукы бирелмәячәк.

Бу планны узган атнада Вәкилләр пулаты да хуплады. Хәзер президент Обама имзалаганнан соң ул гамәлгә ашырылачак.

Тик бу план Гуантанамо тоткыннары мәсьәләсенә тәгаен чишелеш була алмый. 220-ләп тоткынның бары 60-лабы гына террорчылыкка бәйле гамәлләрдә гаепләнә.

Тагын 80 тоткынның АКШ иминлегенә янамаганлыгы расланды һәм алар инде Гуантанамодан китә ала.

Кушма Штатлар аларны үз илләренә яки башка илләргә җибәрергә тели. Әмма әлегә башка илләр аларның берничәсен генә кабул итеп алды.

Сишәмбе көнне АКШ Югары мәхкамәсе 13 Кытай уйгырының Кушма Штатларда яшәү хокукы бирүне сораган мөрәҗәгатен карарга ризалашты.

Аларның АКШ иминлегенә янамаганлыгы 2003 елда ук расланды. Әмма АКШ кануны нигезендә алар кире Кытайга җибәрелә алмый, чөнки алар анда җәзага тартылырга мөмкин.

Узган җәйдә Синҗан уйгыр автоном төбәге башкаласы Өремчедә уйгырлар белән хан кытайлары арасындагы бәрелешләрдә 200-ләп кеше һәлак булганнан соң, Кытай хакимиятләренең уйгырларга карата мөнәсәбәте тагын да кырыслашты.

Берничә Кытай уйгырын Тын океандагы Палау утрау дәүләте, Бермуда һәм Албания кабул итеп алды. Әмма калганнарын сыендырырга теләүче башка илләр күренми.

Уйгыр мәсьәләсен караганда Югары мәхкамә үзенең былтыр июнь аенда чыгарган карарына нигезләнергә тиеш булачак. Ул карарда федераль хәкимнәрнең иминлеккә янау булмаган очракта тоткыннарны азат итү вәкаләте булуы әйтелә.

Шул карардан соң бер федераль мәхкамә уйгыр тоткыннарны төрмәдә калдыру акланмау һәм АКШның аларны кабул итәргә теләгән башка илләрне таба алмавы сәбәпле, ул тоткыннарны кичекмәстән Кушма Штатларда азат итәргә дигән карар чыгарды.

Әмма федераль аппеляция мәхкамәсе әлеге карарны чыгарган хәкимнең тоткыннарны Кушма Штатларга җибәрергә вәкаләте юк дип бу карарны гамәлдән чыгарды.

Уйгырлар исә хәзер федераль хәкимнең ялгыш тоткарланган уйгырларны иреккә чыгарырга вәкаләте булмаса, андый мәхкамә каршына басудан мәгънә юк ди.

Югары мәхкамә бу мәсьәләне киләсе ел башында карар дип көтелә.

Равил Минһаҗев
Гуантанамодагы татар тоткыннарның берничәсе акланып берничә ел элек Русиягә кайтарылды. Хәзергә анда хөкем ителмәгән Чаллы татары Равил Минһаҗев кала.
XS
SM
MD
LG