Accessibility links

Кайнар хәбәр

Салават Ижауда гимназиядә татар балалары белән очрашты


Удмуртиядә 2009-2010 елның концерт сезонын, гадәттәгечә, Русиянең атказанган, Татарстанның халык җырчысы Салават Фәтхетдинов башлады. Әмма җырчының быелгы гастрольләре башка еллар белән чагыштырганда аермалы булды.

Удмуртиянең милли көрәш үзәге вәкиле Наил Зиатдинов Салават концертларын оештыручыларына җырчыны шәһәрдәге татар гимназиясенә укучылар белән очрашуга чакырырга тәкъдим итте.

“Мин үзем 20 ел татар мәктәбендә укыдым. Ул елларда Ижауга гастрольләргә килгән татар артистлары, җырчылары безнең мәктәпкә кермичә китми иде. Илһам Шакиров белән булып узган очрашу әле дә күңелемдә якты хәтирә булып саклана”, ди Наил Зиатдинов.

Татар гимназиясендә укучы малайлар-кызлар, шулай ук танылган җырчының гимназиягә килүен ишетеп, мәктәптә булып узган очрашуда катнашкан әти-әниләр, әби-бабайлар да Салават белән очрашуны күңелләрендә озак еллар саклар. Дөрес, әлеге очрашуда Салават җырламады. Танылган җырчы каршында гимназия укучылары бик дулкынланып чыгыш ясады. Алар өчен бу зур бер вакыйга булды. Соңрак, әңгәмә вакытында, Салават абыйлары ике талантлы укучыны университетның үз кафедрасына укырга керергә ярдәм итәргә ышандырды.

Очрашуда җырчыга укучылардан да, өлкәннәрдән дә сораулар күп яңгырады. Бүгенге көндә борчыган проблемаларның берсе - балаларга татар телен өйрәтү үз гаиләсендә ничек чишелә? Быелгы концерт программасының Габдулла Тукайның “Туган тел” шигыренең язылуына 100 ел тулу да шуңа бәйлеме дигән сорауга Салават болай җавап бирде:


“Татар теле проблемасы иң зурлардан. Беренче чиратта диннең булмавы. Икенчелән, татарлар рус телендә сөйләшүне үзләре өчен дәрәҗә дип санады. Ярый, хәзер киресенчә фикер йөртә башладык”, диде җырчы.

Салават кызларының саф татар телендә сөйләшүен әйтте. Улы Рөстәмнең дә теле татарча ачылып, өйдә аның белән гел ана телендә сөйләшүләрен җиткерде. Әмма малайның балалар бакчасыннан беренче көнне үк мин россиянин, русский дип кайтуы әти кешене гаҗәпләндергән. Татарлыкны, милли рухны бүгенге буын нәниләренә сеңдерү җиңел булмавын да билгеләп үтте танылган җырчы. Шуңа да гаиләдә бу эш башкарылырга тиеш дип басым ясады.

“Мәктәптә укытучы балаңа татар телен өйрәтүне көтеп утыру зур мәгънәсезлек”, дип ассызыклады үзенең фикерен Салават.

Шул ук вакытта Татарстан белән Башкортстанда татар теле укытылуы чикләнүенә игътибар итеп, Удмуртия башкаласында 500ләп укучы тупланган татар гимназиясенең эшләп килүенә сөенечен җиткерде.

Балалар Салаваттан кайчан беренче җырлар башкаруын, башкорт халык җырларына мөнәсәбәте хакында да кызыксынды. Шулай ук җырчының туган җире Башкортстан, ә бүген Татарстанда яшәвен исәпкә алып, ватаның кайсы республика дип тә сорады. Кечкенә генә бер кыз бала “Салават абый, сез балачагыгызда тәртипле идегезме?” дигән сорау да бирде.


Моңа җырчы елмаеп, бик шук булуын билгеләп үтте. Һәм әнисе кечкенәдән алдашмаска һәм урлашмаска өйрәтүенә дә басым ясады.

Эстрада җырчыларының сәхнәгә бик ачык киенеп чыгуы да халыкта, аеруча, өлкән буында канәгатьсезлек тудыра. Бу мәсьәләгә карата Салаватның фикере белән кызыксынучылар да булды.

“Кызганыч, без татарлар, урыслардан да уздырып, көнбатыш һәм Америка сәнгатенә карап эш итәбез. Шуңа киемнәр дә аларныкына охшаш диде. Ачык киемнәр белән сәхнәгә чыкмау хакында башка төбәкләрдә имамнар, хәтта Равил Гайнетдин дә кисәтү ясады. Аларның теләкләрен үтәргә тырышам, үз шәкертләремне татар, мөселман кагыйдәләрен онытмаска, башкача киенергә өйрәтәм, шул ук вакытта пәрәнҗә киеп сәхнәгә чыгып булмый инде”, диде җырчы.

Гомумән, укучылар әлеге очрашудан канәгать. Күп гаиләләрнең улларын-кызларын концертларга алып барырга финанс мөмкинлеге дә булмавын исәпләгәндә, шушындый аралашу күпкә отышлырак та булгандыр, мөгаен. Рөстәм Мөхәммәтҗанов сүзләренчә, үз гаиләләрендә Салаватның җырларын туплап баралар. Аларны бәйрәмнәрдә өйдә дә, машинада йөргәндә дә тыңлыйлар. “Ә җырчының үзе белән шулай аралашу зур бәхет”, диде Рөстәм. Егеткә хәтта Тукай иҗатын да ныграк өйрәнергә этәргеч биргән бу очрашу.

Гимназиягә Салават буш кул белән килмәгән. Киләчәктә балалар белән эшне тагын да югарырак дәрәҗәдә алып бару максатыннан җырчы өй кинотеатрын бүләк итте.
XS
SM
MD
LG