Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 05:06

Дәүләт Шурасының икътисад, инвестиция һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Марат Хәйруллин яңа бюджетта икътисадка игътибарның аз булуына борчыла.

Чәршәмбе Татарстан дәүләт шурасында 7 комитетның 4-се 2010 елга кабул ителәчәк бюджет өлгесе белән танышып, үз тәкъдимнәрен кертте. Пәнҗешәмбе исә, бу өлге Дәүләт Шурасы утырышында каралачак.

Шураның икътисад, инвестиция һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Марат Хәйруллин 2010 елда бюджетның үтә дә социаль булачагын әйтә.

“Яңа бюджетта беренче урында бюджетта эшләүчеләргә хезмәт хакы, социаль тармакны кайгырту каралган. Билгеле монда хезмәт хакын арттыру турында сүз бара алмый. Аларны хәзерге халәтендә саклап кала алсак та, яхшы булыр иде. Киләсе елда торакны төзекләндерүгә Татарстан 1 миллиард сум тотачак. Шунлыктан бюджет артык социаль булып чыга.
Марат Хәйруллин

Күп кенә икътисади проектларны финанслау туктатылды. Мәсәлән энергетика байлыкларына караган зур программаның алдагы язмышы әлегә хәл ителмәгән. Татарстанның икътисад министры Марат Сафиуллин бу тармакны үстерү уңаеннан кайбер тәкъдимнәрен әйтә. Әмма алар республиканың нефть эшкәртү комплексы (ТАНЕКО), технопарклар кебек зур проектларга гына карый. Икътисадның башка тармакларына исә игътибар бик аз. Мөгаен күп проектлар Татарстан түгел, ә федераль үзәк яисә хосусый инвестицияләр хисабына алып барылыр”, ди Марат Хәйруллин.

Мәскәү акчаны күбрәк суыра

Икътисад өчен җаваплы комитет вәкиле буларак, аны һәм бу төркемгә кергән башка депутатларны да салым китергән табышның бүленү мәсьәләсе борчый. Чәршәмбе комитет утырышында бу турыда да сүз чыкты ди, Хәйруллин.

“2008 елның күрсәткечләренә караганда салым һәм башка түләүләрдән кергән табышның 26%-ы республикада кала, калганы федераль үзәккә җибәрелә. Русиянең бюджет кодексында исә табышлар 50:50 бүленергә тиеш. Әмма хәзер хакимият вертикале сәбәпле федераль үзәк үз вакәләтләрен арттыра. Чөнки күп кенә мөһим программалар Мәскәү тарафыннан финанслана.

Татарстан ширкәтләре китергән салымның күләменә килгәндә исә, быел алар нык әзәйде. Чөнки күп кенә ширкәтләрдә эш туктатылган. Товар җитештерелмәгәч, сату, шул исәптән салым күләме дә кими”, ди Марат Хәйруллин.

Кайбер икътисад белгечләре исә, яңа кабул ителәчәк бюджет кризиска каршы тора алырлык дип исәпләнсә дә, чынлыкта андый түгел ди. Алар фикеренчә, социаль мәсьәләләрне беренче урынга кую, бюджетны төзегәндә стратегик хата.

Идарәләр бер-берсен кабатлый

Депутатлар Дәүләт Шурасының пәнҗешәмбе булачак утырышында чиновниклар аппараты мәсьәләсе дә кузгатылачагын әйтә. Чөнки 20 октябрьдә Калугада узган төбәкләр үсеше комиссиясе утырышында Русия хөкүмәте башлыгы Владимир Путин да бу мәсьәләгә игътибарын юнәлтте. Аның сүзләренчә, хәтта кризис вакытында да илдә җитәкчеләр идарәсенең чыгымнары арта бара. Мәсәлән, 2008 елда бу чыгымнар 30%-ка, 2009 елда 4%-ка арткан.

“Кризис вакытында акчаларны кысып тотырга кирәк дисәк тә, җитәкчеләргә киткән чыгымнар арта. Белгечләр тикшерүләренә караганда шул сәбәпле, бюджетның 116 миллиард сумы файдасыз сарыф ителгән”, диде Путин.

Марат Хәйруллин Русия хөкүмәтенең җитәкчелекне кыскартырга дигән фикерен хуплый. Бу эш Татарстанда да алып барыла, ди ул.

“Күптән түгел Казан хакимиятендә дә, Дәүләт Шурасында да, хөкүмәттә дә кыскартулар булды. Владимир Путинның бу фикере белән килешәм. Бигрәк тә төбәкләрдә федераль идарә вәкилләре күбәйде. Күп очракта федераль һәм тәбәктәге идарәләр бер үк эшне кабатлый. Эшне дөрес урнаштырган вакытта билгеле бер вазыйфалар я төбәк, я үзәк идарәләренә йөкләнсә, түрәләрнең саны кимер иде.

Безнең комитетта исә 3 хезмәткәр генә эшли. Аларын да кыскартсаң, кем эшләр? Дәүләт Шурасында исә бу эш урыннары булса да әлегә аларга кеше алынмый. Бездә кыскартулар башка яссылыкта алып барыла. Мәсәлән транспорт, канцелярия, коммуналь чыгымнарны киметәләр, хезмәт хакына өстәп бирелә торган акчаларны кисәләр”, ди Марат Хәйруллин.

Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев, Калугада узган җыелыштан соң, журналистлар белән сөйләшкәндә, шулай ук җитәкчелек идарәсен кыскарту кирәклеген әйткән. Әмма чыгымнарны киметү монда гына түгел, ә һәр тармакта да булачак, ди ул.

XS
SM
MD
LG