Accessibility links

“Безнең гәҗит”нең “борчу”лары арткан


Газета Хәтер көне турындагы уйлануларны дәвам итә. Татарстанның беренче премьер-министры белән дә әңгәмә бирә.

Хәтер көнен алып баручыларның берсе, “Безнең гәҗит”нең баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов газетның соңгы санында 11 октябрьдә үткән чарага үз фикерләрен җиткерә.

“Фаҗига дәвамлы түгелме?” язмасында автор күреп-ишеткәннәреннән чыгып нәтиҗә ясый. Ул Хәтер көнендә “Азатлык!” шигарен “Бердәмлек!”кә алыштыру яклы, татар милләтенең лидерларсыз калуын әйтә. “Мәйданга чыгып “Азатлык!” дип кычкырып, агрессия таратып кына хәтер кайтамы, азатлык киләме?” ди Илфат Фәйзрахманов. Монда Хәтер көнендә катнашкан һәм катнашмаган кешеләргә дә уйланырга җирлек туа, аларның һәрберсенә автор үз бәясен бирә.

Захри исеме асында язган икенче бер каләм иясе, “Хәтер көне – чираттагы спектакль” ди.

Газетаның икенче битендә татарларга кагылышлы дөнья күләм вакыйгаларга күзәтү ясала, аеруча АКШ дәүләт секретаре Хиллари Клинтонның Казанга сәфәре турында языла.

“Дәүләт тоткан ир” язмасы Татарстанның беренче премьеры, 1989-1995 елларда республика хөкүмәтен җитәкләгән Мөхәммәт Сабировка багышлана. Башка газеталардан аермалы буларак монда аңа мәдхия җырланмый, ул конкрет сорауларга җавап бирә. Мөхәммәт Сабиров әлеге язмада “Безнең буын һәм гомумән, совет чорында яшәүчеләр, күп мәхрүмлек-юклыкларга дучар ителсәк тә, шундый болгавыр көннәр килсен дип, көнне төннәргә ялгап тырышмаган идек, югыйсә”, ди.


“Җан авазы” сәхифәсе “Идел” журналында булып яткан күңелсез вакыйгаларга багышлана. Билгеле татар журналының атаклы каләм ияләре яңа куелган баш мөхәррир белән эшләргә теләмәүләрен әйтәләр, ахыр чиктә күбесе эштән китү турында гариза язган. Бу язма “Язучылар урамда – ваканция буш!” дип атала.

Шулай ук “Безнең гәҗит”тә “Чегәнстан” язмасы да бар. Газетның журналисты Татарстандагы чегәннәр яшәгән авылына барып аларның тормыш итү рәвешләре белән танышкан. “Чегән гореф-гадәте, традициясе өйрәнергә баруым халыкның, “Алар безнең проблема, газап. Нишләтик икән, ә?! - диюе белән тәмамланды,” дип яза Лилия Заһидуллина.

Газетада урлау, үтерүгә бәйле вакыйгалар “Безнең гәҗит”нең ахырзаман галәмәтләре битендә.

Эстрада яңалыкларына килгәндә, Хәния Фәрхи белән әңгәмәне, Раяз Фасыйховның беренче җыр җыентыгы чыгуы турында язылган.

“Татарлар – икенче сортлы халык” язмасында Казанның Кабан арты мәчете имам-хатыйбы Сәетҗәгъфар хәзрәт Лотфуллин белән әңгәмә бирелә. Хәзрәт, ни өчен Хәтер көненнән һәм гомумән халыкның көн-күрешеннән дин әһелләре ерагайды дигән сорауга да җавап бирә.
XS
SM
MD
LG