Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рекрутлар җиңеләйгән


Туганнары арасында үз-үзенә кул салучы булган егетләр быелдан армия сафларына алынмый.

Ландыш Гобәйдуллина. 1 октябрьдә рәсми рәвештә Русиядә хәрби хезмәткә чакырылыш чоры ачылды. Тиздән алты мең Татарстан егетен туганнары, якыннары хәрби хезмәткә озатачак. Ә шушы елның язында җиде мең Татарстан егете хәрби кием кигән иде. Барлыгы 2009 елның көзге чакырылыш вакытында Русиядән 271 мең ир-егет армия сафларына китер дип көтелә. Бүген “Түгәрәк өстәл” тапшыруында көзен армия сафларына китүнең тәртибе, быелгы үзәнчелекләре һәм яңалыклары турында сөйләшербез. “Түгәрәк өстәл”дә катнашалар: Казанның Авиатөзелеш районы хәрби комиссары Фәрхәт Сәдриев, хәрби комиссариатта табиб булып эшләүче, психиатр Зиннур Гарипов һәм армия хезмәтенә җибәреләчәк егет Салават Вәлиев.

Беренче сорауны, Фәрхәт әфәнде, сезгә бирәсе килә. Быелгы көзге чакырылыш башка елларныкыннан нәрсәсе белән аерыла? Нинди үзгәрешләр көтелә?

Фәрхәт Сәдриев. Быелгы чакырылыш та “Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турындагы” закон буенча үткәрелә. Ул 1 нче октябрьдән 31 нче декабрьгә хәтле алып барылачак. Зур үзгәрешләр юк дип уйлыйм. Иң зур үзгәрешләр 2008 елда булды.

Ландыш Гобәйдуллина. Күбрәк нинди сәбәпләр, нинди авырулар аркасында егетләр хәрби хезмәткә бармый калалар?

Фәрхәт Сәдриев. Былтыр яз көне 45 мең егет гәүдә авырлыгы җитмәү аркасында Армияга китми калды. Авырулар арасында “аю тәпие”, психик тайпылышлар, ашказаны авырулары ешрак очрый.

Ландыш Гобәйдуллина. Тән авырлыгы җитмәү сәбәпле шушы елның язында Русия буенча 50 меңләп егет хәрби хезмәткә бармый калган. Бу башка елларда да шушылай идеме? Әллә бу кризис, акча җитмәү белән бәйле микән?

Фәрхәт Сәдриев. Кризис та йогынты ясыйдыр. Мәсәлән, 2 ел элек бу диагноз белән армия сафларына бармый калучылар азрак иде. Элек бу сан шундый зур булмаса да, башка авыруларга караганда, барыбер бу диазноз зур урын ала.

Ландыш Гобәйдуллина. Элек бармый калуга сәбәпләр, төп кануннар хәзер дә үз көчендәме?

Хәрби комиссар Фәрхәт Сәдриев
Фәрхәт Сәдриев.
Әйе, 2008 елда законга үзгәрешләр керде. Элек әгәр дә егетнең бер баласы булса, ул 23 яшь тулганчы армияга алынмый иде. 2008 елдан ике баласы булса гына һәм 27 яшькә хәтле армиядән соңарту бирелә. Быел бу кануннарга үзгәрешләр кермәде.

Ландыш Гобәйдуллина. Психиатрия өлкәсендә хәрби хезмәткә китү турындагы канунда үзгәрешләр кертелгән икән. Моның турында нәрсә әйтә аласыз?

Зиннур Гарипов. Бүген үзенә кул салучылар саны арта бара. Русия бу мәсәләдә Европа илләрен дә узып китте. Якын туганнары, әтиләре-әниләре, сеңелләре, энеләре арасында үзенә кул салучы булса, быелдан аларны хәрби хезмәткә җибәрмиләр. Моның белән Русия хезмәт сафларында берәр үзгәреш булмас микән дип уйлыйлардыр дим мин. Шулай да, бүгенге көндә үз-үзенә кул салучылар саны кимеми. Шуңа күрә, бәлки бу үзгәреш яңадан үз урынына кайтыр. Бу кешеләр арасында бу яңалыкны сөенеп каршы алучылар белән берлектә үзләре хәрби хезмәткә китергә теләүчеләр дә күп бит әле.

Ландыш Гобәйдуллина. Элек туганнар арасында үзләрен үтерүчеләр булса, моны ир-егетләр качырып калырга телиләр иде. Ә хәзер әгәр дә армия сафларына җибәрмиләр икән, туганнары арасында булган мондый очракларны эзләүчеләр күбәймәдеме?

Зиннур Гарипов. Элек без бу әйберләргә игътибар итмәдек. Шуңа күрә, бәлки күбәйгән кебектер. Хезмәт итәргә теләмәүчеләр арасында, әлбәттә, андыйлар бардыр. Аларга бу зур бәхеттер дә.

Ландыш Гобәйдуллина. Чыннан да, Русия Литвадан соң үз-үзен үтерүчеләр саны буенча бөтен дөньяда икенче урында тора. Ни өчен мондый канунны керткәннәр икән? Аны генетик авыру һәм шуңа күрә солдатлар арасында үз-үзен үтерүчеләр күбәер дип уйлаганнар микән?

Хәрби комиссариатта психиатр булып эшләүче Зиннур Гариповv
Зиннур Гарипов.
Әйтеп киткәнемчә, бүгенге көндә аның төп сәбәбен белгән кеше юк. Алдан бер кеше дә иртәгә нәрсә буласын әйтә алмый. Шуңа күрә бүген бөтен җирдә үзгәреш кертергә тырышалар. Әгәр дә солдат үз-үзенә кул салса, бу хезмәт иткән җирдәге командирлар өчен дә авыр. Шуңа күрә, бер кеше дә мондый очрак булуны теләми.

Ландыш Гобәйдуллина. Салават Вәлиев көзге чакырылыш вакытында армия сафларына китәчәк. Синең армия сафларына китүеңнең сәбәбе нинди? Үзең теләп барасыңмы?

Салават Вәлиев. Мин үзем теләп барам, чөнки хәзер хезмәт бер ел гына. 27 яшькә кадәр “Армия, армия” дип куркып ятканчы, барып кайтам да, рәхәтләнеп яшим.

Ландыш Гобәйдуллина. Син югары уку йортында укыдыңмы, яки урта белем алдыңмы?

Салават Вәлиев. Мин югары уку йортында укыдым, хәзер читтән торып укуга күчәм. Калган елларымны соңрак укып бетерергә телим.

Ландыш Гобәйдуллина. Синең үзеңнең шәхси фикерең нинди: ир-егет армия сафларында хезмәт итергә тиешме?

Салават Вәлиев. Әйе, тиеш. Кайвакыи урамдагы 23-24 яшьтәге егетләр дә һаман бала-чагалар кебек. Ә хезмәт итеп кайткан егетләргә барыбер җитдилек керә.

Ландыш Гобәйдуллина. Бабайлык (дедовәина) диләр. Сине бу куркытмыймы?

Армия сафларына чакырылучы Салават Вәлиев
Салават Вәлиев.
Куркытмый, чөнки чын ир-егет моның аша үтергә тиеш. Әтиләр, абыйлар да заманында моны кичергән.

Ландыш Гобәйдуллина. Инде берничә ел армия сафларында егетләр бер генә ел хезмәт итәләр. Күп кенә кешеләр моны дөрес дип санамый. Бу вакыт эчендә ир-егет үзен бөтен тәртипләрдә дә сынап карый алмый, чын бабайлык белән дә күрешми. Ә сезнең фикерегез моңа нинди?

Фәрхәт Сәдриев. Бер ел – озак вакыт түгел. Шуның өчен армиягә барырга теләүчеләр саны да арта бара, минемчә. Безнең егетләр хезмәткә әзерләнеп барыр өчен республикада күп эш алып барыла. Армияга барыр алдыннан ярты ел алдан төрле белгечлекләргә укытабыз. Мәсәлән, пешекче, машина рәтләүче һәм башкалар. Республика быел шушындый ун мең кеше әзерләргә тиеш.

Ландыш Гобәйдуллина. Бу кешеләр үз теләкләре белән сайланамы?

Фәрхәт Сәдриев.
Күбесе үз теләкләре белән укыйлар, теләмәгәннәрен мәҗбүри рәвештә укытабыз. Чөнки план куелган, аны үтәргә кирәк. Алар өчен моның үз өстенлекләре бар. Чөнки киләчәктә солдат буласы егет тегендә үз һөнәре буенча эшләячәк. димәк, кайнар нокталарда солдат булу куркынычы кими.

Ландыш Гобәйдуллина. Быелгы чакырылыш вакытында планда 60% чакырылучыларны югары һәм һөнәри белемнәре булганнарны алырга телиләр. Чөнки алар белән проблемалар азрак, диләр. Студиябез кунаклары, сезнең моңа карашыгыз нинди?

Фәрхәт Сәдриев. Бу чынлап та шулай. Югары белемле егетләрнең үз белгечлекләре бар, аларның тәрбия һәм тәртипләре дә яхшы. Ә беркайда да укымаганнарны укытырга кирәк, тәртип ягы да мактанырлык түгел.

Ландыш Гобәйдуллина.
Ә психикасы ягыннан ничек? Югары уку йортын тәмамлаган егетләр белән кичә генә мәктәпне бетергән егетләрнең психикасында аермалар бармы?

Зиннур Гарипов. Аермасы бар, әлбәттә. Кичә генә мәктәпне бетергән малайларның белемнәре саерак. Шуңа күрә алар белән күбрәк эшләргә кирәк. Ә югары белемле кешеләрнең тормышка карашлары башкарак. Тәртипләрендә дә аермалар бар. Яңа гына мәктәпне бетергән балаларның тормышка карашлары җиңелрәк. Алар белән күбрәк сөйләшеп, аңлатма бирергә туры килә.

Ландыш Гобәйдуллина. Псих авырулар арасында иң еш очрый торган һәм шулар аркасында хәрби хезмәткә бармый калган авырулар нинди?

Зиннур Гарипов. Акыл үсеше артта калган (умственная отсталость). Андый кешеләр өчен махсус ярдәмче мәктәпләр төзелгән. Безнең тәкъдим белән максус мәктәпләрдә укырга тиешле балаларның күбесе урта мәктәпне бетерә. Аның сәбәпләре күп. Урта мәктәп бетердек дигән кәгазь дә алалар, укытучыдан характеристикасы да яхшы, әмма интеллект дәрәҗәләре күпкә артта калган.

Ландыш Гобәйдуллина. Алдан әзерлибез, армия сафларында хезмәт итергә әзерлеген карыйбыз дидегез. Салават, син үзеңне әзер дип саныйсыңмы? Әти-әниләрең, туганнарың сине ышанып, армия сафларына җибәләрме?

Салават Вәлиев. Мин үземне әзер дип саныйм, әти-әни дә каршы түгел. Алар миңа “кеше” булып кайтырсың диләр.

Ландыш Гобәйдуллина. Хәзерге вакытта заманалар җиңел түгел - кризис. Моның белән армия сафларына китергә теләүчеләр артмадымы? Сез моны дөрес дип саныйсызмы?

Фәрхәт Сәдриев. Хезмәт итү бер ел гына калгач, армияга баручылар саны артты. Аеруча быел. Югары уку йортын тәмамлаган, шулай ук мәктәпне бетергән егетләрнең бөнесенең эш табу яки укырга керү мөмкинлеге юк. Чарасызлыктан армиядә хезмәт итеп кайтуны сайлаучылар күп.

Ландыш Гобәйдуллина. Әгәр дә тормышларыбыз җайланып китсә, кичә студент булган ир-егет укуны бетереп, иртәгә эш таба алам дип әйтә алса, армия сафларына бармауны кулайрак күрерләр дип санамыйсызмы?

Фәрхәт Сәдриев. Ир кеше үз тормышын үзе алып барырга тиеш. Безнең җәмгыятьтә фикерләр үзгәреп тора, әлбәттә. Иң курыкканнары хәзер - бабайлык. Һәрбер килеп чыккан очракка да бик күп игътибар бирелә, шуңа күрә кеше артыгы белән курка башлый.

Ландыш Гобәйдуллина. Шулай да, бабайлык бармы? Хезмәт итү вакытын кыскарту бабайлык белән көрәшүдә ярдәм итмиме?

Фәрхәт Сәдриев. Бер ел гына калгач, егетләр “картаеп” та өлгермиләр(көлә). Шуңа күрә дә бер-берсенең хокукларын кысу, кыйнау кебек әйберләр сирәгәйде. Файдасы бар.

Ландыш Гобәйдуллина. Хәрби хезмәттән чакыру кәгазе килә, ләкин алардан качып йөрүчеләр дә күп. Алар белән ничек көрәшәсез?

Фәрхәт Сәдриев. Андый кешеләр бар. Үзләре теләмәсәләр, аларны милиция алып китә, медкомиссияне үткәрәләр. Шул кешеләргә административ җаза каралган – 500 сумга хәтле штраф. Әгәр дә чакырылу үткәч, кешенең качып йөргәне ачыклана икән, ул кеше җавапка тартылырга мөмкин. Һәм чакырылыш вакытында районнан уртача бишләп кешене тотабыз.

Зиннур Гарипов. Чынлап та, хәзер хезмәт вакыты күп түгел. Ир-егет болар аркылы үтәргә тиеш дим мин. Хезмәт итү тормыш авырлыкларына чыныгырга ярдәм итә. Ир кеше авырлыклар, үз-үенә кул салган туганнарын эзләп йөрергә, ялган диазнозлар да ясатырга тиеш түгел.
XS
SM
MD
LG