Accessibility links

Кайнар хәбәр

Байден: Яңа ракета калканы планы элекесеннән яхшырак


Польша премьер-министры Доналд Туск Польша АКШның үзгәртелгән ракета калканы проектында катнашырга әзер дип белдерде.

Туск Варшауга килгән АКШ вице-президенты Дҗо Байден белән очрашудан соң аның белән бергәләп журналистлар алдында чыгыш ясады.

Сентябрь аенда АКШ президенты Барак Обама элекке президент Дҗордҗ Буш идарәсенең ракета калканы корылмаларын Чехия белән Польшада урнаштыру планының үзгәртелүен игълан итте.

Җомга көнне Байден Чехиягә килә. Ул Польша белән Чехияне АКШның ракета калканы төзү ниятеннән баш тартмавына ышандырырга тырыша.

Байден: “Безнең яңа ракета калканы проекты АКШка гына түгел, беренче чиратта һәм бигрәк тә Европага карата арта баручы куркынычларны исәпкә алып әзерләнде. Яңа проекттагы ышанычлы технология Европаның зуррак өлешен, шул исәптән Польшаны да элеккесеннән яхшырак саклый алачак. Ул Европаның да, НАТОның да саклану мөмкинлекләрен арттыра”, - диде.

Атнакич АКШ вице президенты Романиядә була.
XS
SM
MD
LG