Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран атом програмы сөйләшүендә килешү өлгесе таратылды


БМОның атом энергия идарәсе башлыгы Мөхәммәт әл-Барадай Иран, Франция, Русия һәм АКШка Тәһранның атом програмына бәйле каршылыкны чишү килешүе өлгесен тапшыруы турында белдерде.

Венада идарәнең баш фатирында күпьяклы сөйләшүләрдән соң чыгыш ясап әл-Барадай бу документ үзара ышаныч урнаштыру өчен мөһим чара була ала диде.

Беренче октябрьдә дөньяның көчле илләре Тәһран белән Иран атом электр станцияләре өчен атом ягулыгын Иранның үзендә түгел, ә Русия белән Франциядә баетып кайтару турында килеште.
XS
SM
MD
LG