Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 10:11

Берничә кешене үтертүдә шикләнелүче элекке сенатор Игорь Изместьев Башкортстан президенты улы Урал Рәхимовны гаепле дип саный. Бу хакта ул мәхкәмәдә белдерде.

Башкортстаннан Русия Федерация шурасындагы элекке сенатор, ә соңгы ике ел ярымда Мәскәү төрмәсендә утыручы Игорь Изместьев эшен карауга бәйле Мәскәү шәһәр мәхкәмәсендә, ябык ишекләр артында, утырышлар бара. И. Изместьевтан башка бу мәхкәмә эскәмиясендә тагын 12 кеше утыра. Алар Кингиссеп оешкан җинаятьчел төркем әгъзалары дип исәпләнә. Әле Мәскәүдә барган мәхкәмә утырышлары хакында “Газета” басмасы да үзенең 22 октябрь санында яза.

Игорь Изместьевның адвокаты Сергей Антонов сүзләренчә, ул Изместьев әфәндегә тагылган барлык гаепләүләр белән танышып чыккан һәм аларда аның турыдан-туры гаепле булуын раслаган бер генә дәлил дә таба алмаган. Игорь Изместьев үзе дә бөтен гаепләүләрне кире кага. Ә гаепләүләр бик зур. И. Изместьев яллап 4 кешене үтертүдә һәм тагын берничә кешегә һөҗүм әзерләүдә шикләнелә. Барлык җинаятьләрдә И. Изместьев үзенең элекке якын бизнес-дусты Урал Рәхимовны гаепли.

Кешеләрне яллап үтертүләр турында үзенең бернәрсә дә белмәве хакында әйтә Изместьев әфәнде һәм ул гамәлләрне башкаруга бернинди нигезлек булмавын белдерә. Шул ук вакытта И. Изместьев үзенә Урал Рәхимовның вакыт-вакыт 80-100әр мең доллар акча бирүен һәм аларны шулай ук әле мәхкәмәгә тартылган элекке сак хезмәте башлыгы Сергей Финагинга тапшырып торганлыгын раслый. “Мин ул акчаларны ниндидер финанс мәсьәләләрне хәл итүгә тотыныладыр дип уйладым”, - ди элекке сенатор.

Иң кызыгы шул – Игорь Изместьевтан каза күргән дип саналучы эшкуар Юрий Бушев та барлык җинаятьләрдә И. Изместьев түгел, ә нәкъ менә Урал Рәхимов гаепле дип раслый. Бу хакта “Московский комсомолец” гәзите быел үзенең 11 июнь санында Игорь Изместьев эшенә бәйле бик кызыклы мәкаләне урнаштырган иде. “Потерпевший против следствия”, ягъни “Зыян күрүче тикшерүчеләргә каршы” дигән язмада бу эш буенча шаһитлык кылучы Юрий Бушевның фикерләре китерелә. Аның раславынча, элекке сенатор һәм эшкуар Игорь Изместьевка тагылган гаепләр дөрес түгел.

“Кылынган җинаятьләрдә, Уфадагы террор чараларын оештыруда Изместьев түгел, ә Башкортстан хакимиятләрендәге кешеләр гаепле, - ди Бушев әфәнде. – Минем хатынымны үтертүдә һәм миңа һөҗүм ясарга маташуда да Изместьевның гаебе юк. Чөнки минем бизнес өлкәсе Изместьевныкы белән каршылыкка кермәде. Ә менә Урал Рәхимов эшчәнлеге белән андый хәлләр булды”, - дип белдергән иде ул әңгәмәсендә Ю. Бушев.

Юрий Бушев моңа кадәр дә ил җитәкчелегенә һәм хокук саклау оешмалары башлыкларына шушы хакта әйтә килүен, ләкин аларның моңа тиешле игътибар бирмәвен ассызыклый. Тикшерүчеләр үзләре дә коррупция тозагына эләккән, ди ул.

Игорь Изместьевның һәм аның белән бергә гаепләнүче тагын 12 кешенең эше киләсе атналарда да Мәскәү шәһәре мәхкәмәсендә каралачак. Игорь Изместьевның эшен мәхкәмәгә җиткерү һаман саен сузыла килеп, ике елдан артык вакыт үтеп киткән иде. Моны аналитиклар төрле сәбәпләр аркасында махсус тоткарланды, дип әйтә. Аеруча Башкортстан ягулык-энергетика тармагын Мәскәү карамагына күчереп беткәнне көтү белән бәйли алар.

Шул ук вакытта Игорь Изместьев эше буенча шаһит сыйфатында җәлеп ителүче Урал Рәхимовның әлеге көндә кайда булуы тәгаен мәгълүм түгел. Кайбер хәбәрләргә караганда, ул Ауропаның бер иленә күчеп киткән.

XS
SM
MD
LG