Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 06:01

Сентябрь, октябрь айлары Ерак Көнчыгышта көзге балык тоту чоры. Хабаровски краенда яшәүчеләргә бу яктан чынлап та бәхет елмайган – затлы кызыл балык Амур елгасында да үрчи.

Агымдагы ел балыкчылар өчен аеруча уңышлы булды, елгада балык күп: кулыңны суга тыксаң, балык бармагыңны тешләп ала, - дип шаярта балыкчылар. «Ничек инде ул балыкны тотмыйсыз да, затлы ризык пешермисең?», дип гаҗәпләнә Амурдагы Комсомольскида яшәүчеләр.

Кемдер балыксыз бөтенләй яши алмый. Үзе, туганнары балык тотмаган очракта, балыкны ул иртә таңнан Амур ярына төшеп көймәләрдән яисә урам почмакларына килеп туктаган машиналардан сатып ала. Мондагы һәр гаилә кызыл балыкны кыш буе ашарга җитәрлек итеп әзерли. Суыткычта да саклыйлар, мичкәләп тә тозлыйлар аны.

Лера Чукмасова уылдыкны оста тозлый

Көз буе Хабаровски крае Николаевски шәһәренә илткән төп «балык юлы»на тузан төшми. Амурны берьюлы дистәләгән көймәләр гизә. Гадәттәгечә, елга ярларында браконьерлар ташлап калдырган уылдыксыз балыклар сасып ята.

Гомумән, Амурдагы балык мәхшәре икътисад, сәясәт, экология, криминалистика чигендә. Бу авыр һәм куркыныч шөгыль күптән инде мондагы халыкның икмәгенә һәм яшәү кәсебенә әйләнгән. Күпләр кызыл балык һәм аның уылдыгын сатып акча эшли. Балык сатып фатир, машина алучылар, Мәскәү, Петербур һәм башка калаларга күченеп китүчеләр дә еш очрый Ерак Шәрыкта. Болар барысы да, әлбәттә, кәсебең уңган очракта насыйп була. Мондый язмыш сыный торган эшләргә безнең дә милләттәшләребез битараф калмый. Балык тотып һәм аны сатып әллә ни баемасалар да, арада язмыш белән ярышучылар юк түгел.


Абыйлы-энеле Габаевлар күп еллар Амурда балык тота. «Көймәң, ким дигәндә 75 метр озынлыкта ятьмәң һәм көзге төннәрне йокламый үткәрергә теләгең бар икән - Амурга балык тотарга чыгарга була»,- дип башлый сүзен Рәшит Габаев. «Ни өчен төнлә?», - дип гаҗәпләнгәч – «Караңгы төшкәч инспекция юк», - дип җаваплый ул. Рөхсәт кәгазьләре бик аз, тиз сатылып бетә, кануннар бозмый гына балык тотам дисәң, һәр «койрык» өчен 80 рубль акчаңны чыгарып салырга кирәк , - дип балык тоту нечкәлекләрен җентекләп аңлатып бирде ул.

Төн буе елга суын сөзеп, кайчан 5, ә кайвакыт100 балык тотучылар да була, диләр. Ул балыкны өйдә эшкәртеп торучылар да кирәк бит әле. Танышым Рәзимә ханымнан быел күпме уылдык әзерләдегез дип кызыксынам: «Җитәрлек инде, кирәк булса, сатам», - дип кыска гына җаваплады ул. Балык темасын күтәргәч, гадәттә ачылып китеп сөйләшкән милләттәшләребез дә дәшмәскә әйләнде.


Ә инде Хабаровски крае шәһәрләренең үзәк базарларында әле генә тотылган кета да, җәйге Сөләймән балыгы да эскерттәй өелеп ята. Сатучылар, кирәк икән, хәтта машиналап, балыкның җаның теләгәнен тәкъдим итә. Базарларда кызыл балыкның бер килосы 70-80 рубль тора.

XS
SM
MD
LG