Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мутко: “Акча бирәбез - нәтиҗә юк”


Казанда “Русия – спорт мәмләкәте” форумы башланды. Анда Русия президенты Дмитрий Медведевне дә көтәләр.

“Русия – спорт мәмләкәте” форумы рәсми рәвештә президент Дмитрий Медведев катнашында җомга ачылса да, 22 октябрьдә Казан шау-гөр килеп торды. Пәнҗешәмбене алдагы көннең репетициясе дип атап була иде. Урамда адым саен диярлек милиция хезмәткәре, кайбер юллар ябык. Җомга хәлләр тагын да мөшкелрәк була, ди форумны оештыручылар. Медведев үтәсе юлда урнашкан кайбер оешмаларда җомганы хәтта ял көне иткәннәр, күпләр эшкә чыкмаячак.

Пәнҗешәмбе исә форумның төп өлеше уза торган Корстон үзәге кырмыска оясын хәтерләтте. Биредә 1500-гә якын катнашучы, 300-гә якын журналист теркәлде.

Шулай ук бу көнне биредә илдә спорт үсешенә багышланган семинар да үтте. Бу чарада Русиянең спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко төбәкләрдә спортка бәйле хакимият идарәләре җитәкчеләренә 2020 елга кадәр булган планнарны сөйләде.
Русия төбәкләрендә спорт үсешенә җаваплы җитәкчеләр

Министр соңгы елларда илдә спортка игътибарның кимүенә нык борчыла. Аның сүзләренчә, мәктәпләрдә физик тәрбия дәресен санга да суккан кеше юк. Чынлыкта исә, бу дәрес мәктәпләрдә атнасына 3 тапкыр мәҗбүри укытылырга тиеш. Без мәктәпкә кушып салынган кечкенә спорт залларыннан котылырга тиеш. Яшьләргә техник яктан камил, заманча спорт үзәкләрендә шөгыльләнү кирәк. “Бүген Русиягә кергән 82 төбәкнең 30-да гына спортка игътибар бар. Калганнары “йоклый”. Ни өчен? Билгесез”, ди Виталий Мутко.

Русиягә яхшы спортчылар җитми

“Соңгы Олимпия уеннары Русиянең спортта шактый артта калуын күрсәтте. Моның сәбәпләре төрле: шөгыльләнергә урыннар, фәнни-методик белешмәләр, яхшы тренерлар юк. Русиядә 5000 спорт мәктәбе бар. Аларда 3 миллион бала шөгыльләнә. Ә Олимпия уеннарында җиңү өчен 3 мең спортчыны тәрбияли алмыйбыз. Кайбер мәктәпләрдә атказанган тренерлар эшли. Алар 70 мең сум хезмәт хакы ала, ә беренче урынны алырдай спортчы тәрбияли алмыйлар. Мондый спорт системасы кергә кирәк? Югары спорт мәгариф министрлыгына да, муниципаль идарәләргә дә түгел, ә турыдан туры федераль үзәккә карарга һәм аның тарафыннан финансланырга тиеш”, ди Виталий Мутко.

Чара республикага файда

Республиканың спорт, туризм һәм яшьләр эшләре министры Марат Бариев бу форумның файдасы бик зур булуын әйтә. Аның сүзләренчә, әлеге чара тагын бер кат Казанны спорт башкаласы итеп күрсәтергә ярдәм итәчәк. Өстәвенә, форум барышында Татарстанның президент Дмитрий Медведевка күрсәтерлек әйберләре дә бар. Идел буе районында төзелгән “Зилант” спорт сарае инде ачылды. Аннан ерак түгел урнашкан теннис академиясе, Яңа Савин районында урнашкан көрәш сарае да инде төзелеп бетәргә тора. Казанга сәфәре вакытында Медведев бу корылмаларның һәрберсе белән танышыр дип көтелә.

Рәсми мәгълүматларга караганда, Казанда әлеге форумны үткәрү өчен 100 миллион сум сарыф ителгән.
XS
SM
MD
LG