Accessibility links

Кайнар хәбәр

Быелгы Сахаров бүләге Мемориал оешмасына бирелә


Европа Парламенты рәисе Ержи Бузек
Европа Парламенты рәисе Ержи Бузек

Европа Берлеге Парламенты “Фикер иреге өчен” Андрей Сахаров исемендәге быелгы бүләкне Русиядәге “Мемориал” кеше хокукларын яклау оешмасына бирә.

Пәнҗешәмбе Страсбургтагы җыенда бу карарны Европа Парламенты рәисе Ержи Бузек игълан итте.

“Бүген иртән булган утырышта Европа Парламентының Бүләкләр комитеты 2009 елгы Сахаров бүләге иясе дип Олег Орлов, Сергей Ковалев һәм Людмила Алексеева вәкиллек иткән Мемориалны сайлады”, - диде Бузек.

Буржек бу шулай ук Русиядәге барлык кеше хокукларын яклаучылар өчен дә бүләк булачак диде.

Әлеге дәрәҗәле бүләк совет диссиденты, 1957 елда Нобель тынычлык бүләген алган физик Андрей Сахаров хөрмәтенә аның исеме белән атала. Ел саен бирелә торган бу бүләк 1988 елда, әле Сахаров исән булган һәм Мемориалны җитәкләгән чакта ук булдырылган иде.

50 мең евро күләмендәге Сахаров бүләге кеше хокуклары өлкәсендә Европа Берлегенең иң зур бүләге.

Аны Мемориал вәкилләренә тапшыру тантанасы 16 декабрьдә Страссбургта үтәчәк.

Кремльнең Русиядә кеше хокукларына каршы гамәлләрен кискен тәнкыйтьләп килүче Мемориал оешмасы әгъзалары соңгы вакытты илдә төрле һөҗүмнәргә дучар була.

Мемориал вәкиле Олег Орлов бу бүләк Русиядә кеше хокукларын яклаучылар хезмәтен тану диде.

Олег Орлов
“Чынлыкта бу бүләк безгә түгел, ә гомумән Мемориалга һәм Русиядәге хокук яклау хәрәкәтенә бирелә дип исәплим. Минемчә шулай әйтү дөрес булачак. Һәм менә нәкъ шулай әйтү миңа тирән эчке канәгатьлек бирә. Бу Русиядәге безнең уртак хокук яклау хәрәкәтенә бәя бирү”, - диде Орлов.

Орлов бу бүләк Русиядәге хокук яклаучылар өчен кыен чорда бик тә зарур рухый ярдам булды ди.

“Гамәлдәге хокукый кагыйдәләр кысаларында без хокуклары тапталучы кешеләрне яклый алмыйбыз. Нәтиҗәдә без диңгездә кашык белән эш итәбез дигән тәэсир кала һәм төшенкелеккә биреләбез. Шул яктан караганда, безнең эшебезгә шундый бәя бирү, теләктәшлек белдерү безнең бу хәрәкәттә катнашкан барлык кешеләргә эшләргә ярдам итә”, - ди Орлов.

Чечнә президенты Рамзан Кадыров Мемориалны үзенә яла ягуда гаепләп мәхкамәгә бирде.

Бу айда Мәскәү мәхкамәсе Орловтан Чечнядә Мемориал активисты Наталья Эстемированың үтерелүе өчен Кадыровны гаепләгән сүзләрен кире алуны таләп итте.

Әлеге мәхкамә карары нигезендә Орлов шулай ук Кадыровка 70 мең сум акча да түләргә тиеш.

Мемориал бу карар белән килешмичә аппеляция мәхкамәсенә мөрәҗәгать итте.
XS
SM
MD
LG