Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 23:55

Путин: Көньяк агым иртәрәк әзер булырга мөмкин


Русия премьер-министры Владимир Путин Көньяк агым газүткәргечен төзү планлаштырылганнан иртәрәк тәмамланыр дип өметләнүен белдерде.

Премьер-министр Төркия хөкүмәтеннән төзелешнең планлаштырылган 2013 елдан иртәрәк тәмамлану мөмкинлеге бирүче уңай адымнар күргәнлеген әйтте.

Путин Петербурда Италия премьер-министры Силвио Берлускони белән очрашты.

Ике җитәкче телефон аша Төркия премьер-министры Рәҗәп Таййип Эрдоган белән сөйләште.

Русиянең Газпром һәм Италиянең Эни ширкәте проекты Русия газын Кара диңгез төбеннән Европага кудыруны максат итә.

Ул Европаның Набукко газүткәргеч проектына көндәш булачак.

XS
SM
MD
LG