Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 12:39

Горбачев: Сайлау системы җимерелде




Бу көннәрдә дөнья Берлин дивары җимерелүенең 20 еллыгын искә алырга җыена. 1989 елның көзе – Европа тарихында үзгәреш чоры булды һәм ул СССРның беренче һәм соңгы президенты Михаил Горбачев исеме белән турыдан-туры бәйле. Әмма Азатлык хәбәрчесенә биргән әңгәмә Горбачев беренче чиратта соңгы вакыттагы сәяси хәлләргә карата үз карашын белдерә.

- Михаил Сергеевич, шундый мәзәк бар: Брежнев Ленинны терелтергә кушкан. Иртән генераль секретарь Кремльгә килсә, анда Лениннан язу: женевага киттем, барысын да яңадан башларга кирәк. Русиядәге сәяси хәлләрне күзәткәч, сезнең дә барысын да яңадан башларга кирәк дигән уй тумыймы?

- Булгалый һәм бик еш. Мисал өчен сайлауны гына алыгыз. 11 октябрьдә булган хәлләр мине тетрәндерде. Сәясәтчеләрнең бик кискен сүзләр әйтүен яратмасам да, тиздән үземне тотып тора алмас дәрәҗәгә җитәм бугай. Соңгы вакытта Дәүләт Думасы кабул иткән кануннар бөтенләй сайлау системасын җимерүгә китерде. Анда күпчелектә “Бердәм Русия” вәкилләре утыра һәм кануннарны да үзләренә файдалы итеп үзгәртә. Карагыз, 3 партиянең Думаны ташлап чыгып китүенә дә “Бердәм Русия” аптырап китмәде. Барысы да узачак дип кабул итте.

- Чыннан да узачак бит...

- Юк узмый. Җәмгыятьтә бер фикерне генә алга сөрә торган һәм оппозиция көчләре булмаган парламент турында сүз куертулар башланыр дип уйлыйм. Коммунистлар әлегә бирешми, каты тора.

- Бирешмәсләр дип уйлыйсызмы?

- Элекке кебек күз йөртсәк - әлбәттә килешәчәкләр. Әмма хәзер хәл үзгәрде кебек. Коммунистлар үз сүзендә каты торса җиңәчәген аңлый. Чөнки сайлаудагы барлык хәлләргә Дәүләт Думасы гаепле икәнне барысы да аңлый.

Карагыз, соңгы вакытта яхшыртабыз дигән булып сайлау системасы ничек үзгәрттеләр. Барысы да сайлауда кешеләр белән идәрә итә алу өчен эшләнде. Аларны хәтта “барысына каршы тавыш бирәм” дигән хокуктан да мәхрүм иттеләр. Хәзер барлык намзәтләргә каршы булсаң да аны белдерү мөмкин түгел. Шуңа мин якын арада сайлау кануннарына үзгәрешләр кертергә кирәк дип саныйм. Хәзер инде барлык җирдә диярлек бер мандатлы бүлгеләр сайлавын да бетерделәр. Хәзер син депутат булыр өчен я шул партиягә язылырга, я ул урынны сатып алырга тиешсең. Исемлектә 10-нчы урында торырга теләсәң бер бәя, югарырак икән икенче бәя. Менә шундый хәлләр, безнең хәзер партиядәге урыннар сатыла. Чынмы икән, Мәскәүдә бары тик 20% халык кына сайлауда катнашкан дигән хәбәр таралды.

- Әйе, чыннан да математик санаулар ярдәмендә шундый нәтиҗәләр ясалган.

- Бездә болай да сайлаулар аз уза. Барысын да билгеләп кую тәртибе җәелде. Бары Русия президентын гына сайлыйлар. Губернаторларны сайлауны үзгәртү һич аңлашылмый торган гамәл. Губернатор – ул төбәктәге төп кеше. Аңа халык ышанырга тиеш. Барлык сораштырулар да халык бу тәртипкә каршы булуын күрсәтә. Җавап итеп безгә: губернаторлар сайлауда җиңү өчен төрле хәйләләргә бара дип әйтәләр. Шулай инде, башлык белән килешеп аңа буйсынып тору яхшырак. Бу түзмәслек хәл бит.

Җәмгыять сайлау системасын реформалаштыруның яңа юлларын тәкъдим итәргә тиеш. Хәтта кирәк булса референдумга да чыгарга. Киләсе сайлаулар башкача узарга тиеш.

- Әмма халык дәшми һәм сайлауларга да бармый...

- Соң аларның бит инде бер генә мөмкинлеге калды – аяк белән сайлау. Демократиясез бернәрсә дә барып чыкмаячак. Һәм хакимиятне яңа Маркслар, ягъни Сурков та коткарып кала алмаячак. Аның яңа “Околоноля” дигән китабын укый гына башладым, әмма мәгънәсен аңладым кебек. Мәгънәсе – барлык җәмгыять нуль. Ул нуль белән берни эшләп тә булмый, бары каты кул белән идәрә итәргә генә кирәк... Халыкны нульгә китерү ярамый.

- Сезнеңчә, кайчан хакимияткә утырырга әзер булган оппозиция көчләр барлыкка килер?

- Алар инде барлыкка килә башлады. Әмма хакимият көндәшлектән курка. Без Александр Лебедев белән бәйсез демократик партия төзибез дигәч үк моны сиздек.

- Сезнең бу инициативагыз ни хәлдә?

- Әле ул идея генә. Әмма сайлаулар мондый партияләр кирәклекне яхшы күрсәтте.

- Аңа нәрсә комачаулый?

- Шул ук демократия булмау.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG