Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 03:11

Ульян алдынгы төбәкләрне узып китәргә тиеш


Ульян өлкәсе башлыгы Сергей Морозов өлкә түрәләрен башка төбәкләрне куып тотарга һәм узуда тырышырга өндәде.

Максаты – “Яңа экономика” дигәненә кушылу өчен технологик һәм социаль яктан кискен күтәрелеш. Моның өчен бер ел вакыт бирелә. Бу вакытка сыймаганнарга эштән куу вәгъдә ителә. Чөнки өлкә хәлләре мактанырлык түгел. Социаль сәясәткә акча җитми. Киләсе ел да авыр булачак. Ә 2011 елда кискен алгарыш көтелә. Аннан соң башланачак өченче этапта өлкәне икътисади һәм сәяси яктан лидер төбәкләр рәтенә кертергә тиешбез.

Ә моның өчен акчасын каян табарга соң? Сергей Морозов фикеренчә, резервлар бар. Мәсәлән, бюджет чыгымнарын дөрес һәм файдалы куллану. 2010 елда бу таләпләрне үтәмәгән түрәләр эштән куылачак. Губернаторның урынбасарлары агымдагы эшләр белән шөгыльләнергә тиеш түгел – алар бары тик үсеш һәм координация өчен генә җаваплы. Төп максат – алдынгы төбәкләрне куып тотарга һәм узып китәргә.

Губернатор фикеренчә, кризис инде артта калды, без аны уңышлы гына узып киттек. "Икътисадның артка тәгәрәвен туктата алдык, тотрыклыкка өлгәштек, кайбер тармакларда үсеш тә күзәтелә", ди губернатор.

Мондый күтәренке рух Мәскәү тарафларыннан сизелгән оптимизм тәэсире кебек тә кабул ителә. Сәбәбе дә юк түгел: нефть бәясе үсә бара, энергетик сверхдержава статусы да кайта. Һәм Дмитрий Медведевның “Русия, алга” дигән язмасы кисәтүләренә карамастан, бар нәрсә дә шул көе калыр, һәм икътисадны үзгәртү турындагы ниятләрне онытырга да буладыр.

Ә әлегә икътисадка түгел – күбрәк патриотизм тәрбияләүгә игътибар бирелә Сембер якларында. Бөек Ватан сугышында җиңүнең 65 еллыгына әзерлек кысаларында, өлкәдә “Патриотик десант” дигән проект башланды. Атнаның һәр пәнҗешәмбе көнендә китапханәчеләр, музей хезмәткәрләре, хормейстер, хореограф, режиссерлар, иҗади коллективлардан торган делегацияләр төбәкнең муниципаль берәмлекләренә чыгып йөриләр.

Алар җирле мәдәни хезмәткәрләргә мастер-класс, семинарлар оештыралар, патриотик тәрбиянең яңа ысуллары белән таныштыралар, ә халык өчен – концертлар. Агитпоезд Чардаклы, Павлов, Николаев, Радищев районнарында булды да инде. Март урталарына кадәр “Патриотик десант” өлкәнең барча районнарында да булачак.

29 октябрьдә Ульян районының катнаш халыклы Лаиш авылы мәктәбендә Христосның яңадан тууы исемендәге чиркәү төзү буенча халык җыены оештырылачак.

Тик менә… Каршы сүз әйткән бер яшүсмерне каты кыйнаганы өчен, Эчке эшләр идарәсе хезмәткәрен 5 елга төрмәгә утыртканнар.
Фатир түләве артачак, чөнки чүп-чарны эшкәрткән өчен өстәлмә түләү кертелә. Яңа ел башында электр бәясе дә 11 процентка артачак.

Хакимиятнең “эшсезлек кими бара” диюенә карамастан, хезмәт базарында хәлләр кискен начарая бара. Узган атнада гына берничә ширкәт кыскарту турында белдерде. Моторлар төзү заводы, мәсәлән, 550 эшчесен кыскарта, МЧСның җирле идарәсе - 93 хезмәткәрен. “Яшерен эшсезлек” дип аталган акчасыз ял һәм ярты көн эшләүчеләр саны - 29 меңнән 41 меңгә җитәчәк. Бары тик УАЗда гына шундыйлар 12 мең.

Сембер каласы Россия шәһәрләре арасында одеколон һәм спиртлы даруларны эчү буенча беренче урын яулаган. Сентябрь аенда оештырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча, бер айда гына семберлеләр 60 мең литр шундый суррогат эчкәннәр. Чиләбедә – 20, Нижгар һәм Пензада - 10ар мең литр гына. Белгечләр фикеренчә, мондый препаратлар халыкны аздыру өчен махсус чыгарыла, имеш.

Һәркемнең үз кайгысы. Һәркем үз мәнфәгатьләре өчен үзенчә көрәш ысуллары куллана. Хөкүмәт башлыгы Владимир Путин башлангычы буенча, киләсе җанисәп 3 елга кичектерелә, дип яза “Симбирский курьер” газеты. Ә Путин үзе моны кризис вакытында акча сарыф итүнең зарары белән аңлата, имеш.

Гәзит әйтүенчә, монысы – халык өчен барыбер. Ә белгечләр аптырашта, ди. Газет фаразлавынча, бу бары тик Путинның үзе өчен генә ифрат та мөһим. Ул илдә 8 ел буе идарә итте, ә Медведев исә – ел ярым гына. Халык саны кимүе, меңәрләгән авылларның юкка чыгуы өчен нәкъ Путин җаваплы. Һәм 2010 елгы җанисәп булса, моны ачык аңлатачак та.

Ә инде җанисәп 2013 елда булса, Медведевның Кремль вакыты бетә һәм ул инде 2000 елдан соңгы барча үзгәрешләр өчен дә җаваплы булачак. Шул исәптән җанисәп нәтиҗәләре өчен дә. Монысы фараз гына, дип яза “Симбирский курьер”. Шулай да җанисәпнең үз вакытынды уздырылуы бар яктан да кулайрак. Шул исәптән, 1790 елда башланган традицияне саклау ягыннан да.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG