Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чуашстан мөфтие: Әфәнделәр, түбәтәйне иртә салдык


Әлбир Крганов
Әлбир Крганов

Чуашстанда узган чаралардан соң, республика мөфтие Әлбир Крганов белән әңгәмә корып, Чуашстан татарлары тормышының кунакларга күрсәтелмәгән якларын да ачыкларга тырыштык.

Соңгы көннәрдә Казанда чыгучы төрле татар газетларында Чуашстанда узган вакыйгалар хакында язмалар даими басылып тора. Барысында да гаҗәпсенү, Чуашстан җирлегендәге татарлар тормышына соклану, дини-милли үсеш дип үрнәк итеп күрсәтү ярылып ята.

Чуашстанда, әлбәттә, боларның барысын да күреп була. Казан газетлары алдамый. Диния нәзарәтенең 15 еллык тантаналарына килгән, “Шыгырдан укулары”нда, “Түгәрәк өстәлдә” катнашкан, яки “ART MEDHIA” мөнәҗәтләр фестивалендә чыгыш ясаганнар моңа инанды. Ләкин, Чуашстан татарлары тормышы гел уңышлардан гына тора микән? Тантана чаралары узгач, без Чуашстан мөфтие Әлбир Крганов белән әңгәмә корып, Чуашстан татарлары тормышының кунакларга күрсәтелмәгән якларын да ачыкларга тырыштык.

Идеаллаштырырга кирәкми!


- Мөфти хәзрәт, даими рәвештә Чуашстанда мәгънәле чаралар узып тора. Бу көннәрдә узган тантаналар, фәнни конференцияләр дә, мөнәҗәтләр фестивале дә матур тойгылар калдырды. Казан газетлары да Чуашстанны үрнәк итеп куярлык дип язып чыктылар. Шулай да, бернинди проблемнарсыз бу эшләр бармыйдыр?

- Идеаллаштырырга кирәкми, дөнья бит бу. “Иген кибәксез булмый” ди халкыбыз. Шулай да, Аллага шөкер, әледән-әле чыгып торган төрле проблемнарны үз вакытында хәл итеп барырга тырышабыз, шуның аркасында эшебез дә нәтиҗәле бара. Диния нәзарәтенең 15 еллык эшчәнлегенә күз салсаң, ирешкән уңышларыбыз да шактый. Совет чорында ике мәчет белән утырып калган идек.

Бүген Чуашстан җирендә кырыктан артык иман йорты эшләп тора, алар каршында мәхәллә мәктәпләре дә гамәлдә, “Гөлстан” дип аталган Русия ислам университетының әзерләү факультеты Шыгырданда белем бирә, мәхәлләләребез халыкның көн-күрешенә үтеп кереп бара... Әмма, кычкырып торган проблемнарыбыз булмаса да, аларны юк дип тә әйтеп булмый.

Мәсәлән, Яңа Чабаксар шәһәрендә, татарлар күпләп яшәгән Комсомол районы үзәгендә мәчет төзергә җирләрне әле алалмыйбыз. Шул ук районның Каенлык авылында олы бер мәдрәсә комплексы төзелеп бетмичә тора. Чабаксарның үзендә дә мәчет төзедек, инде барып сәҗдә кылыр урыныбыз бар. Әмма аны да зурайтып, төрле уку йортларында белем алган татар студентларын бер урында туплап, дини гыйлем дә алып яшәрлек бер комплекс төзисебез бар, проекты әзер, акча табасы калды.

Болар нигездә акчага килеп терәлә. Чуашстан татарлары әйбәт тормышта яши, хәләл ысуллар белән табылган бәрәкәтле мал шушы булган мәчет-мәдрәсәләребезне тотып барырга җитеп тора анысы. Әмма алга үсәргә дә кирәк бит.
Менә быелгы “Шыгырдан укулары”нда тагын бер мәсьәлә калкып чыкты: киләсе елдан башлап республика мәктәпләрендә дин дәресләре керәчәк. Чуашстан мәгариф министрлыгы белән, татар мәктәпләрендә ислам дине укытылачак дигән сөйләшүебез бар. Хәзер исә укытырлык кадрлар мәсьәләсе килеп басты. Әмма, бу эшкә дә, шул ук министрлык белән бергәләп керешергә ниятлибез, аңлашуыбыз бар.

Каенлык авылында төзелә башлаган мәдрәсә бинасы

Үз җырыбызны җырлыйбыз


- Мөфти хәзрәт, хөкүмәт белән аңлашып эшлисез бугай?

- Шөкер, Чуашстан хөкүмәте белән дә, президентыбыз белән дә, Дәүләт шурасы белән дә аңлашып эшлибез. Уңган-булган кешене бөтен җирдә хөрмәт иткән кебек, Чуашстан җитәкчелеге дә, үз тормышын үзләре күргән, тырышкан милләттәшләребезгә ярдәм итеп тора.

Менә былтыр, Шыгырданда өч катлы, 400 балага исәпләнгән, яңа чорга туры килерлек икенче мәктәп сигез айда аякка басты. Хәзер Тукай авылы мәктәбендә янкорылма төзү турында сөйләшүләр бара. Мондый эшләрне күп санап китеп булыр иде. Ә алар барысы да хөкүмәт тырышлыгы белән ясала. Менә бу көннәрдә узган “Шыгырдан укулары” да, башка тантаналар да ул бит өлешчә Чуашстан хөкүмәтенең финанс ярдәме белән дә оештырылды.

- Ә бит, хәзрәт, акчасын түләгәч, "музыкасын" да үзләре теләгәнне таләп итәләрдер?

- Без, татарлар, үзебездә көйле халык бит, үз җырыбызны җырлыйбыз. Шаяру бу, ә асылда, Ходайга шөкер, Чуашстандагы татар-мөселманнарның эчке эшләренә тыкшынмыйлар. Моңа сәбәп тә юк. Ярдәмнәреннән ташламыйлар, күтәргән проблемнарны аңлыйлар һәм ярдәм итәргә тырышалар.

Мәркәз – Казан, Уфа – үзәк


- Хәзрәт, Казаннан килгән журналистларны бу чаралар барышында тагын бер мәсьәлә борчып торды. Ул да булса, Чуашстанның Казанга якынлыгы, ә Диния нәзарәтенең әллә кайдагы Уфага буйсынуы...

- Менә сезнең дә, булмаган фетнәне эзләргә маташуыгыз инде... Әйе, Казан якын, без аны яратабыз. Ә Чуашстан мөселманнары ике йөз елдан артык Уфадагы Үзәк нәзарәткә карый. Монда бернинди дә проблем юк. Аңлагыз, бу мәсьәләдә Казан белән Татарстанны башкаларга каршы куярга омтылырга кирәкми. Без, Татарстан Диния нәзарәте белән дә гел элемтәдә. Бу чараларга Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый да килергә тиеш иде, әмма аның кичектергесез сәфәре килеп чыкты.

Без Татарстандагы мөфтият белән дә, Казандагы Ислам университеты, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе белән дә кулга-кул тотышып эшлибез. Мәсәлән, елына ике тапкыр имамнарның белемен арттыру курсларын оештырганда, без бит Казан укытучыларын чакырабыз. Безнең бөтен китапларыбыз да, дини әдәбиятыбыз да Казаннан. Татарстан мөфтиятенә хөрмәтебез зур, аларның эшчәнлегеннән үрнәк алабыз, кирәк булганда ярдәм дә сорыйбыз Казаннан. Шул ук Бөтендөнья татар конгрессы белән дә даими элемтәдә торабыз, ярдәмнәрен тоябыз.

Нәзарәтебезнең Уфадагы Үзәк нәзарәткә багълы булуына килгәндә, бу табигый рәвештә килеп чыкты. Нәзарәт оешканнан бирле мөфти булып торсам да, нәзарәтне мин генә оештырмадым бит. Безнең якларда карт муллалар дилбегәне хәзер дә үз кулларыннан ычкындырмыйлар. Мөфтият төзегәндә дә, шушы мөбәрәк имамнарыбыз, гомер бакый Указ алган, киңәшеп торган, хәтта вакытында акчалата ярдәм дә иткән Уфадагы Үзәк нәзарәткә багълы дини идарәне генә кабул иттеләр. Башка төрле вариантлар хакында сүз дә булмады. Тарихи чынбарлыкны үзгәртергә минем кулым да бармады, акылыма беркайчанда килмәде.

Мин бер журналистка аңлаткан идем инде, Казан безнең ул милләтебезнең бишеге, ә Изге Болгар халкыбызның рухи мәркәзе. Кайберәүләр Казан белән безнең араны бутарга да тели ахыры. Әмма бу килеп чыкмас, милли мәркәзебез белән элемтәләр, андагы мөфтият белән уртак хезмәттәшлегебез нык, шуңа күрә ниятләре барып чыкмас. Ә Үзәк нәзарәткә багълы булуыбыздан кемгә дә, нинди дә зыян юк. Киресенчә, мөбәрәк карт имамнарыбызның әманәтләрен дәвам итеп, бәрәкәткә ирешү юлы булыр әле.


Татарстан мөфтиенә җиңел түгел

- Шул ук вакытта, Татарстанда да дин мәсьәләсе бик җиңелләрдән түгел диләр бит. Казан газетлары моны яза. Ни диярсез бу хакта, мөфти хәзрәт?

- Аллаһы Тәгалә яхшырак белә. Башта шунысын әйтим, Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевны бөтен ислам дөньясы Русиянең мөселман лидеры дип кабул итә. Без дә шулай саныйбыз. Кирәк чакта үзенең саллы сүзен дә, фикерен дә, татарны да яклап, мөселман мәнфәгатьләрен дә кайгыртып, Миңтимер Шәймиев әйтә килә. Татарстандагы дини үсештә дә аның зирәк сәясәте төп рольне уйный. Аннары бит, Татарстанда мөселманнар да шактый күп, ярдәм итү дә бездәге кебек кенә түгел дип ишетәбез.

Башка халык арасында яшәп, татар – мөселманнарга карата, ничә йөз еллар аерым сәясәт алып барылды. Яхшысын да, начарын да татар күрде. Бүген дә, Татарстан бөтен дөнья күз уңында. Кайсылары яхшылык белән, кайсылары яман ният белән дә күзәтә. Шуңа күрә, татарны дошман итеп күрсәтергә тырышылган мохитта эшләү һәм яшәү бөтенләй башка ул. Ләкин, шул ук үзебезнең кайбер вак татар түрәләре, татар зыялылары, “муллалар үзебезнеке әле” дигән булып, “Кем ул мулла, әнә мәчетләрендә җитәкчелек итсеннәр” дип урын күрсәткәлиләр. Зыялылырыбыз да гел, мулларыбыз түбән фикерле, надан, дип тукып торганда – Татарстан мөфтиенә дә эшләү җиңел түгел, дип аңлыйм.

Гомумән, мөселманнар күпчелек булган төбәкләрдә дин әһелләреннән ниндидер көнләшү бар. Зыялысы да, вак түрәсе дә шул мөфти-муллалардан көнләшә. Үзләре Исламга таянып төрле урыннарда, хөкүмәт алдында хак үстерергә маташалар. Чынбарлыкта исә, үзләре үз мулла-мөфтиләренең социаль статусларын күтәрергә тырышмыйлар. Минем кайчакта, күрше диндәгеләрдән гыйбрәт алыгыз татар түрәләре, дин башлыкларыгызны күтәрмәсәгез беркайчан да үз дәрәҗәгез дә үсмәс”, дип әйтәсем дә килә. Бу аерым сөйләшү, ләкин шулай да, кемнәргәдер ошамаса да, Русиядә, телибезме-юкмы, дин әһелләренә мөнәсәбәт күбрәк насараларга карап формалаша. Хәзерге җитәкчеләребездә алардан үрнәк ала, бераз оялып булса да алга баралар-баруын... Ләкин бу бик аз.

Бүген, минемчә, бигрәк тә Казандагы татар башлыкларыбыз, зыялыларыбыз үзләренең тормыш-яшәешләре белән халкыбызга дин тоту үрнәген күрсәтергә тиешләр. Мөфтиләрне сүгеп түгел, ә бергәрәк хәрәкәт итәргә тырышсыннар иде. Алайса, карагыз әле, туксанынчы еллар башында һәр милли оешма башлыгы түбәтәй киеп баса иде. Хәзер, канатлары үсте дә, милли бизәгебез булган түбәтәйне киюче дә юк. Милли лидерларны туплаган соңгы Бөтендөнья татар конгрессында карап шаккаттым. Түбәтәйләребезне иртә салдык түгелме, әфәнделәр.
XS
SM
MD
LG