Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 03:11

Җитәкчеләр хезмәткәрне эшкә алганда аеруча төс-кыяфәткә игьтибар итә. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, матур кешеләргә эшкә урнашуы җиңелрәк.

Эшкә урнашканда тышкы кыяфәткә игътибар бирү бөтен дөньяда диярлек таралган. Һәм сайлау мөмкинлеге булганда ширкать җитәкчеләре өстенлекне чибәррәк кешеләргә бирә.

SuperJob.ru порталы уздырган тикшеренүләргә караганда, Русиядә 77% халык эшкә урнашканда матурлык зур роль уйный дип саный. Күпләр моны үз тәҗрибәсеннән чыгып әйткән. Хәтта белем дәрәҗәң югарырак булып та, тышы кыяфәтең җәлеп итмәсә, халык белән эшли торган хезмәт урынына алмаска мөмкиннәр.

Хәтта күп вакытта ширкатьләр хезмәткәр эзләгәндә игъланнарда “күркәм кыяфәтле, белемле һәм тәҗрибәле” кеше кирәк дип әйтә. Эш тәкъдим итүчеләр тәҗрибәле кеше эзләсә дә, чибәрлеккә өстенлек бирүләрен яшерми. Алар фикеренчә, бу эшнең үсеш алуында ярдәм итәчәк. Чөнки матур йөзле кеше үзенә тартып тора һәм алар белән аралашырга теләүчеләр күбрәк.

Белем дә кирәк

Шул ук вакытта бары 13% русияле генә тышкы кыяфәт эшкә урнашуда әһәмиятле урын алмый дигән фикердә тора. Алар “тәҗрибә һәм белемне кирәкле итеп куллана белү” иң мөһиме дип саный. Аеруча да 55 яшьтән узган кешеләр шулай уйлый.

Әмма эшкә алучы җитәкчеләрнең бик азы гына моның белән килешә. Алары да ширкәтендә 5 меңнән артык хезмәткәр эшләгән башлыклар.

Кайбер җитәкчеләргә эшендә яхшы белгеч тоту мөһимрәк. Һәм бу очракта алар тышкы кыяфәткә күз йомарга да әзер. Бу аеруча да эшченең хезмәт урыны кеше белән аралашу, сату, әйбер тәкъдим итүгә бәйле булмаган очракта. Һәм мондый хезмәткәр белеме ярдәмендә киләчәктә зур дәрәҗәләргә дә ирешергә мөмкин.

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, соңгы ике елда чибәрлекне беренче урынга кую кими төшкән. Авыр икътисади шартларда хезмәт базарында сәләтле, белемле, тәҗрибәле эшчеләргә ихтыяҗ арткан.

XS
SM
MD
LG