Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 21:34

Өлкәннәр көне октябрьнең беренче көнендә үк дә билгеләнсә дә, Омскида ул ай буена диярлек дәвам итте: шәһәрнең дә, авыл-районнарның да татар оешмалары үзләренә уңайлы вакытта өлкәннәр өчен бәйрәм чаралары оештырдылар.

Әйтик, Большеречье районының татар мәдәният үзәгендә үткәрелгән кичәдә бәйге рәвешендә уеннар оештырылган иде. Өлкәннәргә төрле биремнәр бирелде, җыр-биюдә, шигырь укуда осталыклары сыналды, “Наза” халык ансамбленең концерт программы тәкъдим ителде.

Өлкәннәр көне Колосов районының Күгәтау авылында зур күләмдә билгеләнде. Бәйрәмгә өлкәннәрне авыл мәктәбендә җыйдылар. Алар алдында мәктәп балалары, “Мәхәббәт” татар җыр ансамбле, Колосов район мәдәният йортының башка коллективлары чыгыш ясады. Аннан соң өлкәннәрне чәй өстәле артында сыйладылар. Колосов татар мәдәният үзәге рәисе Әкрам Әмиров сүзләренчә, чараны оештыру авыл идарәсе башлыгы Галина Карпец, мәктәп директоры Әлфия Ниязова булышлыгында мөмкин булган.

Тара район үзәгендә өлкәннәр өчен кичәне алдагы атнада оештыралар. “Моңа кадәр район “Дуслык йорты” тарафыннан оештырылган гомуми чараларда мәшгуль булдык, әмма үзебезнең өлкәннәребезне бервакытта да игътибарсыз калдырмыйбыз, аның өчен бер дә соң түгел, бер уңайдан концерт сезонын да ачып җибәрәчәкбез”, ди Тараның “Нур” татар мәдәният үзәге җитәкчесе Илдар Маматов.


Тара районының Олы Уыш авылы өлкәннәре өчен оештырылган бәйрәм кичәсе дә бик күркәм үтте. Кичә авыл клубында булды. Клуб мөдире Гөлнур Рахмангулова үзенең ярдәмчеләре – “Дуслык” ансамбле хатын-кызлары белән 70тән артык өлкән яшьтәге авылдашларын чакырып кунак итте.

Омскиның үзендә татар милләтеннән булган өлкәннәр өчен өч мәртәбә бәйрәм кичәләре оештырылды. Башта төрле милләт вәкилләре, шул исәптән татарлар өчен дә, “Дуслык йортында” өлкәннәр кичәсе үткәрелде. Аннан соң бәйрәм кичәләрен өлкә һәм шәһәр милли-мәдәни мохтариятләре аерым-аерым оештырдылар.

Әйтергә кирәк, өлкәннәр мондый бәйрәмнәрне көтеп алалар. Кичәләрнең һәркайсында да 150-гә якын кеше булды. Оештыручылар да тырышкан иделәр – иганәче исәбенә мул гына өстәлләр әзерләп, кызыклы концерт программасы күрсәтеп, уеннар уйнатып, өлкәннәрнең күңелен күрделәр.


Шәһәр мохтарияте тарафыннан оештырылган кичәнең иганәчесе “Енисей” корпорациясе президенты Тамир Алимбаев булды. “Умырзая” ансамбленең хатын-кызлары, яшьләре чакырылган кунакларны сөтле чәй, тәм-томнар белән сыйладылар, халык җырлары да, замана җырлары да бүләк иттеләр.

Өлкәннәр үзләре дә уеннарда һәм җыр-биюдә актив катнаштылар, ахырда оештыручыларга тирән рәхмәтләрен белдерделәр, мондый бәйрәмнәрдән яшәреп, көч алып китәбез, дип, хисләрен белдерделәр.

XS
SM
MD
LG