Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:27

205 еллык тарихы булган Казан дәүләт университеты ректоры Мәгъзүм Сәләхов уку йорты исемендә Казан сүзен саклап калу өчен бөтен көчебезне куячакбыз, дип белдерде.

Әмма университет исемендә “Казан” сүзе җәя эчендә генә дә калырга мөмкин. Бу турыда университет ректоры Сәләхов 22 октябрьдә хәбәр иткән. Университет укытучылары, фән эшлеклеләре, сәясәтчеләр уку йортындагы үзгәртеп коруларны ничек кабул итә?

Казан сүзе калырга тиеш

Тарихчы, университет профессоры Индус Таһиров сүзләренчә, университетның яңа исемендә Казан сүзе, һишчиксез, калырга тиеш.
Идел буе федераль университеты дип кенә язылса, аның гореф-гадәтләре югалган кебек була. Казан университеты дигән сүз булырга тиеш. Без университетта бу турыда ныклап сөйләшәбез, төрле тәкъдимнәр әйтәләр. Һәр тәкъдим университетның Казан исемен калдыру яклы”, ди Таһиров.

Татарстан фәннәр академиясенең тарих институты җитәкчесе, сәясәтче Рафаил Хәкимов Казан дәүләт университетына федераль дәрәҗә бирүне хуплый. Чөнки Казанның дәрәҗәсе үсә, укытучыларга акча күбрәк түли башлыйлар. Әмма дөньяда университетны Казанныкы итеп беләләр, ди.

“Минем өчен бу хәл сәеррәк тоела. Университетка яңа исемне канунда язылганча биргәннәр. Ләкин мин ректор булсам, исемен Казан университеты дип калдырып, ә Идел буе дигәнен өстәп кенә куяр идем. Кайбер уку йортлары шулай эшләде дә. Мәсәлән, Мәскәүнең халыкара мөнәсәбәтләр институты университет дип санала. Ә болай халыкара мөнәсәбәтләр институты булып исәпләнә”, ди Хәкимов.

Ни өчен Казанны алалар?


Татар иҗтимагый үзәге рәисе Галишан Нуриәхмәт Казан сүзен алуны империя сәясәтенең бер формасы дип атый. “Уку йортларын кушу яхшы да кебек. Ләкин яңа уку йортын “Казан университеты” дип тә калдырып була. Ләкин Казан татар сүзе булгач, махсус яңа исем бирәләр”, ди.

Татар филологиясе факультеты мөгаллиме, профессор Хатыйп Миңнегулов университеттагы үзгәреш милләтебезгә файда китерер микән ди.

“Моңа кадәр дә университет Мәскәүгә буйсына иде. Ә федераль булгач, җирле җитәкчеләр, галимнәр, зыялылар белән киңәшләшеп тә тормаска мөмкиннәр. Әмма Мәскәү нәрсә бирер икән дип, ләббәйкә килеп тормыйк”, ди Миңнегулов.

Зыялылар яхшыга өметләнә

Журналистика факультеты профессоры Илдар Низамов исә университетның 200 еллык гореф-гадәтләре бар, аларны сакларга кирәк дип уйлый. Дөнья гел үзгәреп тора, ләкин бу эшкә бик сак карау зарур ди.

“Университет милләтне саклаган, милли телләрне, тарихны өйрәнгән бердәнбер уку йорты иде. Әмма хәзерге сәясәтне, вертикаль хакимиятне дә истә тотарга кирәк. Русиядә бүген милләтләрне тигезләү бара бит. Әмма телләрне, татар тарихын өйрәнү юнәлешен сакласак иде, ди Низамов.

Ә журналистика һәм социология факультеты деканы Васыйл Гарифуллин, университет федеральгә әйләндерелсә дә, милли бүлекләргә куркыныч янамый, ди.

“Университет Идел буенда бердәнбер федераль университет булып кала. Димәк, ул безнең төбәк өчен милли кадрлар әзерләргә тиеш. Университет составында эре үзәкләр оештырылыр дип уйлыйм. Бәлки, алар институтлар дип аталыр.

Шундый үзәкләрең берсе милли юнәлеш белән шөгыльләнергә, милли юнәлештә эшләүче журналистлар, тарихчылар, икътисадчылар әзерләргә тиеш. Һәрхәлдә безнең университет җитәкчелегенең фикере шундый. Мөгаен, безгә татар дәүләт һуманитар – педагогика университетын кушарлар. Без аның киләчәген милли кадрлар әзерли торган уку йорты итеп тә күрә идек. Казан дәүләт университеты белән педагогика университеты бергә кушылгач, милли институт теләгенең тормышка ашуы бик ихтимал”, дип белдерде Васыйл Гарифуллин.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG