Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:50

“Бердәм Русия” кәрт алмаштыра кебек


“Бердәм Русия” фиркасенең Башкортстан бүлеге секретариаты башлыгы Энгельс Колмөхәмәтов вазыйфасынан китте. Моның артында төрле сәбәпләр ята, диләр.

Җомга көнне Уфада “Бердәм Русия” фиркасенең Башкортстан бүлегенең чираттагы конференциясе үтте. Анда, алдан ук әйтелүенчә, кайбер оештыру мәсьәләләре һәм низамнамәгә үзгәрешләр кертү каралган иде. Шулай ук фирканең 11нче корылтаена вәкилләр сайлау да хәл ителде.

Эш алай гына булып бетмәде. Җыен бырышында элекке җитәкче Энгельс Колмөхәмәтов үзенең вазыйфасыннан китүен белдерде. Шуннан аның урынына ике дәгъвачы куелды. Әлбәттә, төп дәгъвачы Башкортстан Дәүләт Җыелышы- Корылтай рзисе Константин Толкачев иде. Нәкъ менә ул бертавыштан “Бердәм Русия” фиркасенең Башкортстан бүлеге секретариаты башлыгы итеп сайланды да.
Хәзер инде күп сәясәт белгечләре моны сәяси-тарихи вакыйга дип исәпли. Имеш, Башкортстанда “Бердәм Русия” күп тавыш җыя алмаган да, шуңа күрә, Э. Колмөхәмәтовны озатканнар. Икенче сәбәп тә бар. Имеш, Э. Колмөхәммәтов президент Мортаза Рәхимовның иң якын дусты Габитов әфәнде белән ниндидер каршылыкка кергән. Моның финанс бәхәсләр булуы да бар, дип әйтә аналитклар.
Элегрәк Энгельс Колмөхәмәтов президент булып Мортаза Рәхимов урынына кайтырга әзерләнә икән, дигән хәбәрләр дә булды. Шул хәлдә, Башкортстан хакимиятләре ягыннан моның үзенчә үч алу шәкеле булуы да мөмкин дип әйтә Башкортстан Берләшкән оппозициясе вәклләре.

XS
SM
MD
LG