Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 23:38

Татарстанның Бөгелмә районында “Карабаш һәм Бөгелмә төбәгенең тарихы һәм мәдәнияте” дигән конференция үтте. Галимнәр сүзләренә караганда, Татарстанның көньяк, көньяк-көнчыгыш өлеше тарихи һәм археологик яктан бик аз өйрәнелгән.

Бөгелмә муниципаль районы хакимияте белән Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты арасында 2009-2010 елларда киң масштаблы тарихи-археологик эзләнүләр уздыру турында килешү төзелгән иде. Әмма финанс кризис казу-тикшерү эшләрен башлап җибәрүгә мөмкинлек бирми.

Шулай булуга карамастан, Татар дәүләт һуманитар-педагогия университетының тарих һәм этноархеология кафедрасы мөдире, профессор Альберт Борһанов бер төркем шәкертләре белән Бөгелмә районына килеп, археологик тикшерү эшләре уздыра.

“Финанс проблемалар аркасында без планлаштырган эшләребезгә үзгәрешләр кертергә мәҗбүр булдык. Иртәме-соңмы, кризис барыбер узачак. Шунлыктан җирле халык һәм эшмәкәрләр ярдәме белән эшне башларга булдык. Моңа кадәр без күбрәк Казан арты, Болгар җирләрен өйрәнә идек. Ә Татарстанның көньяк, көньяк-көнчыгыш өлеше бик аз өйрәнелде.

Быел масштаблы казу эшләре булмаса да, без күпмедер уңышларга ирештек. Зәй елгасы буйлап казу эшләре алып барганда, кыйммәтле табылдыкларга юлыктык. XVI-XVIII гасырга караган керамик чүлмәк ватыклары, тимер һәм бакыр әйберләр, терлек-җәнлек сөякләре, таш һәм кирпеч корылма калдыклары таптык”, ди Борһанов.

Археологик казу эше барышы

Археология фәне мәгълүматларына караганда, Бөгелмә районында табылдыклар, истәлекле урыннар күп түгел. Мәсәлән, Карабаш авылы янында берничә урын бар. Алар бронза эпохасы дәвереннән калган тарихи истәлекләр. 1984 елда Карабашның төньяк читендә борынгы каберлек өстендәге калкулык – курган табылган. Аның кайсы чорга караганлыгы әле билгесез. Карабаштан читтәрәк тагын шундый ук өч курган барлыгы билгеле.

Зәй елгасы башындарак, шулай ук Бөгелмәдән ерак түгел бер урында урак кебек бөгелеп килгән башлы сармат тимер кылычы табылган. Ул безнең эрага кадәр III-II гасырларга карый. Шунда ук Алтын Урда чорына караган шулай ук урак кебек бөгелгән ике балта табылган. Әлеге табылдыкларның барсы да Бөгелмәдәге төбәк өйрәнү музеенда саклана.

Шулай ук Бөгелмә районында бик күп тарихи урыннар бар. Әйтик, Карабашта гына да 8 борынгы зират билгеле. Анда XVI-XVIII гасырга караган кабер ташлары сакланган. Музейда сакланучы истәлекләр белән халык таныш булса да, галимнәрнең күбесе алар турында белми.

Табылдыклар

Күп кенә галимнәр сүзләренә караганда, Татарстанның көнчыгыш өлешендә халык XVII гасырдан соң гына барлыкка килгән.

“Әмма бу алай түгел. Чөнки җирле риваятьләргә караганда, 1495 елда Казанга Себердән Мамук хан килә. Аның гаскәрендә Карабаш исемле кеше булган. Кайтканда Карабаш биш иптәше белән шушы җирдә торып калган. Шуннан соң авыл Карабаш дип йөртелә башлый. Шушы риваять безнең археологик табылдыкларга бик туры килә. Шунлыктан бу авылга 510 елдан да артык дип әйтеп була. Бу җирлектә һичшиксез казу эшләрен дәвам итәргә кирәк”, ди Альберт Борһанов.

Әлеге тарихи-археологик тикшерүләрдән кайтканнан соң, Альберт Борһанов “Бөгелмә районы һәм Карабаш авылы тарихы” дигән китапчык бастырып чыгарган. Китапның беренче өлешендә сүз көньяк-көнчыгыш Татарстанның борынгы тарихы турында бара. Икенче бүлек Карабаш авылы тарихына багышланган. Китапның өченче өлешендә Карабаш авылы һәм якын-тирәдәге җирлекнең микротопонимикасы язылган.

Икенче елга исә профессор Борһанов Татарстанның көньяк-көнчыгышында казу эшләрен дәвам итеп, “Бөгелмә төбәгенең тарихы һәм географисе” исемле китап язу турында уйлый.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG