Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 13:12

Казанда үткән Бөтенрусия спорт форумының олы утырышында Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевкә Олимпия ордены тапшырылды.

Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев: “Бүген дөньяда кешеләрне милли һәм дини чыгышларына карамастан берләштерә алучы спорттан да нәтиҗәлерәк идеология юк. Һәм кешеләр бернинди мәҗбүр итүсез, хезмәт, көрәш, үз-үзеңне камилләштерү аша, күңел шатлыгы белән берләшәләр”, - дип белдерде.

Шәймиев моны Казанда Русия президенты Дмитрий Медведев та катнашкан Бөтенрусия спорт форумының олы утырышында Халыкара олимпия комитетының иң югары бүләге – Олимпия орденын алганнан соң әйтте.

Бу бүләкне Татарстан президентына Халыкара Олимпия комитеты әгъзасы, Русия теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищев тапшырды.

Шамил Тарпищев
Тарпищев җомга көнне шулай ук Казанда яңа теннис академиясен ачу тантанасында чыгыш ясап бу академиядә Дэвис Кубкы дәрәҗәсендәге халыкара теннис бәйгеләре үткәрергә кирәк диде.

Ул гына да түгел, "Казанга Кремль Кубкы дәрәҗәсендәге үз бәйгесенә ия булырга һәм аны монда үткәрергә кирәк. Без инде бу турыда шәһәр башлыгы Илсур Метшин белән сөйләштек”, - диде Тарпищев.

Казан милициясе Бөтенрусия спорт форумының олы утырышы алдыннан протест демонстрациясенә җыелган эшмәкәрләр төркеменә шәһәр урамнары буйлап үтү мөмкинлеге бирмәде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG