Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ, Русия һәм Франция Иран атом килешүен хуплый


АКШ, Русия һәм Франция Иранның атом програмына бәйле киеренкелекне йомшарту максатындагы килешүне хуплады. Иран әле үз сүзен әйтмәде.

Иранның аз баетылган уранын атом ягулыгы буларак куллану өчен ныграк баетырга читкә җибәрү турындагы тәкъдимгә Тәһранның җавабы әле булмады.

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров БМОның Атом энергия идарәсе тараткан килешү өлгесен Русия кабул итә диде.

Сергей Лавров
"Русия белгечләре атом идарәсе исеменнән тәкъдимнәр эзерләнгән очрашуда катнашты. Бу - килешү түгел, бу атом идарәсе башлыгы төзегән тәкъдимнәр. Без бу тәкъдимнәр белән килешәбез, һәм Иран гына түгел, очрашуда катнашучы, әлеге планның үтәлешен тәэмин итәчәк барлык тарафлар да үзләренең ризалыгын белдерер дип өметләнәбез", - диде Лавров.

Франция тышкы эшләр министрлыгы да Парижның ризалыгын белдерде.

АКШ Дәүләт иминлек шурасы вәкиле Майк Һаммер Вашингтон үзенең уңай мөнәсәбәтен белдерде һәм хәзер Тәһранның җавабын көтә диде.

Халыкара атом энергия идарәсе башлыгы Мөхәммәт әл-Барадай килешүне тәкъдим иткәндә барлык тарафларның да аны бу җомгага хуплавына өметләнүен белдергән иде.
XS
SM
MD
LG