Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 21:26

Министр һәм президент фикере төрле




Казанда “Русия – спорт башкаласы” форумы ачылды. Әлеге чарада иң дәрәҗәле кунакларның берсе Русия президенты Дмитрий Медведев иде. Корстон үзәгендә шулай ук күп кенә министрларны, эре ширкәт җитәкчеләрен, халыкара оешма башлыкларын, танылган спортчыларны да күрергә мөмкин иде.

Русия президенты сүзләренчә, кризис булуга карамастан, спортка игътибарны киметергә ярамый. “Һәрбер илнең бюджетында спорт мәсьәләләре иң мөһим урында торырга тиеш”, ди ул.

Пәнҗешәмбе Русиянең спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко соңгы елларда илдә спортка игътибар кимүен әйтсә дә, Дмитрий Медведев киресен белдерә.

Президент сүзләренчә, ил үзенең көрәшчеләре, фигуралы шуу белән шөгыльләнүчеләре, гимнастлары, футболчылары, хоккейчылары белән дан тота. Быел гына Русиядә 200-гә якын спорт корылмасы төзелде, тагын 170-е төзелеп бетергә тора. Әмма спортны үстерү өчен бу гына җитми, ди Медведев.

Үз чыгышында президент Казанның “Ак Барс” һәм “Рубин” такымнарын искә алды һәм бу спортчылар белән горурлануын да әйтте.

Шулай ук Медведевне Татарстан башкаласының 177 мәктәбе таң калдырган. Ул биредә укучы яшьләр белән очрашкан. “Русиянең һәр төбәгендә мондый мәктәпләр булса, без спорт буенча иң көчле ил булачакбыз”, ди президент.

Aчылу тантанасында Татарстан президентына Халыкара олимпия комитеты тарафыннан Олимпия ордены тапшырылды.

Форумның тантаналы ачылышыннан соң, эш түгәрәк өстәлләргә бүленеп дәвам итте. Биредә Русиянең спорт такымнарын әзерләү проблемаларын, спорт идарәләре белән хөкүмәтнең үзара элемтәдә тору һәм яшьләр спорты мәсьәләсе тикшерелде.

Соңрак Казан Ратушасында Русия президенты каршындагы спорт үсеше Шурасы утырышы узды.

XS
SM
MD
LG