Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чехия АКШның яңа ракета калканында катнашырга әзер


Чехия премьер-министры Ян Фишер Чехия АКШның яңа ракета калканы проектында катнашырга әзер дип белдерде.

Ул моны Прагага килгән АКШ вице-президенты Дҗо Байден белән очрашудан соң әйтте.

Байден Вашингтон киләсе айда бу турыда сөйләшү өчен Прагага үзенең белгечләрен җибәрәчәк диде.

Бу атнада АКШның яңа ракета калканы проектына Польша белән Романия дә хуплау белдерде.

АКШның яңа ракета калканы проекты кыскаара һәм уртаара ракеталарны бәреп төшерү өчен әзерләнә.

Сентябрь аенда АКШ президенты Барак Обама элекке илбашы Дҗордҗ Бушның Чехия белән Польшада башка бер ракета калканы урнаштыру планыннан баш тартты.
XS
SM
MD
LG