Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әрмәнстан килешүе мәҗлестә


Әрмәнстан килешүенең бу атнада Төркия Mилләт мәҗлесенә тапшырылуы Азәрбайҗанда ризасызлыкны арттырды. Азәрбайҗан илдәге төрек байрагын төшерде.

Төркия тышкы эшләр министры Әхмәт Давудоглу Төркия белән Әрмәнстан арасында имзаланган килешүне Mилләт мәҗлесенә тәкъдим итте. Килешүнең әһәмиятенә тукталган министр: "Бу адым тарихта үз эзен калдырачак", дип әйтте.

Билгеле булганча, бу килешү миллиятче тарафта шактый ризасызлык тудыра. Мәҗлестәге Милләтче хәрәкәт партиясе МHР башлыгы ярдәмчесе Октай Вурал, "Әрмән хәрбиләре Карабахтан китмичә, чикләрнең ачылу карарына аяк чалачакбыз", дип белдерде.

Азәрбайҗан белән арткан низагны бастыру өчен Төркия тышкы эшләр министры бу атнада Азәрбайҗанга рәсми сәфәр белән барды.

Тышкы эшләр министры Әхмәт Давудоглу азәри хезмәттәше белән бер сәгать чамасы сөйләште. Мәгълүм булганча, Азәрбайҗан Төркиягә ачу итеп илдәгы шәһитләр мәйданындагы һәм Төркия илчелеге алдындагы төрек байрагын алып ташлаган иде. Мәгълүмат чаралары исә ике ил арасындагы бу киеренкелекне, ике кардәш арасында була торган гадәти тарткалашу буларак телгә алды.

"Аерылык" сериалының кайбер өлеше киселдe

Төркия дәүләт радио һәм телевидение ширкәте ТРТдә күрсәтелгән, "Айрылык" исемле сериалдагы каршылык тудырган күренешләр фильмнан чыгарылды. "Айрылык" исемле сериал Израил белән Төркия арасында шактый каршылык тудырган иде.

Израил белән дипломатик низагка этәргән Фәләстиндәге хәлләр һәм андагы халыкның тормышын чагылдырган сериалда Израил хәрбиләренең бер баланы үтергән өлеше фильмнан чыгарылды. Израил бу күренешләрнең Израилга каршы нәфрәт тудыра алачагын алга сөрә иде. Кино продюссеры Селчук Чобаноглу "Миллият" газетына бу хакта биргән әңгәмәсендә Израилның гаепләвен кире какты. Ул фильмның асыл максатының мәхәббәт турында булуын ассызыклады. "Әле бу башы гына, ахырына таба әкият башкача борылыш ала", дип тә өстәде ул.

Ираннан кисәтү


Израилда зур Каршылык тудырган фильм шулай ул Төркия белән Израилга иң күп каршы торган Иран арасында да киеренкелек тудырды. Фильм билгеле булганча, Иранның Тәбриз шәһәрендә төшерелде. Ләкин фильм төркеменнең чыгымнары туризм ширкәте тарафыннан түләнмәгән. Бу сәбәпле Иран тышкы эшләр министрлыгы Төркиягә бурычны түләү өчен дипломатик кисәтү җибәрде.

Европадагы ПКК сугышчылары акланырга кайта

"Илгә кайту" исемле карар нигезендә элек Европага сыенган ПКК террорчыларының 16сы Истанбулга кайта. ПККны яклаган Демократик Халык Партиясе Франция, Германия, Бельгия һәм Швециядән килгән сугышчыларын зур тантана белән каршы алырга чакырды. Партиянең илгә кайтып аклану алган сугышчыларны зур бәйрәм белән каршы алуы премьер Тайип Эрдоган тарафыннан тәнкыйтьләнде.

Эрдоган ДТПнең бу хәрәкәтенә каршы ясаган чыгышында, "Партия тарафдарлары бу җавапсыз хәрәкәт белән төбәктә киеренкелекне арттырырга тырыша, ләкин без моңа юл бирмәячәкбез" дип әйтте.

Төрек дөньясы белән стратегик килешү


Бу атнада Төркиядә Казакъстан президенты Нурсoлтан Назарбаев булып китте. Казакъ башлыгы Анкарада президент Абдуллаһ Гүл тарафыннан каршы алынды. Ике президент Әрмән килешүеннән алып, Кавказ сәясәтенә кадәр төрки дөньяны да кызыксындырган темалар турында сөйләште.

Ике президент соңыннан илләр арасында хезмәттәшлек турында рәсми протокол имзалады. Әлеге килешү ике ил арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуны максат итеп куя.
XS
SM
MD
LG