Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Сербияне үзенең терәге итмәкче


Русия президентны Дмитрий Медведев һәм Сербия президенты Борис Тадич
Русия президентны Дмитрий Медведев һәм Сербия президенты Борис Тадич

Русия инде елдан артык Европаның яңа иминлек концепциясен булдыруны алга сөрә. Шушы эшендә Мәскәү Сербияне үзенең таянычы итәргә тели.

Русия президентны Дмитрий Медведев шушы атнада Белградка саллы бүләк күтәреп килде. Русиянең Сербиягә бер миллиард евро кредит бирәчәген игълан итте. Тарафлар энергетика һәм гадәттәнтыш хәлләр вакытында хезмәттәшлек итү турында килешүләр имзалады.

Ләкин эш икътисад белән генә чикләнмәде, Медведев берничә сәяси белдерү ясады. Башлап, аның сәфәре Белградны нацилардан азат итүгә 65 ел тулган көнгә туры килде. Бу уңайдан ясаган чыгышында ул “тарихны бозып күрсәтүләргә юл куелмаячак” дигән кисәтүен кабатлады.

Балкан Кавказ түгел

Медведев Косово мәсьәләсенә дә тукталды. Сербия президенты Борис Тадич белән үткәргән матбугат очрашуында ул, Русия Сербиягә бөтенлеген саклап калуда алга таба да ярдәм күрсәтәчәк, бу ярдәм халыкара кануннарга нигезләнә, дип белдерде.

Ни өчен Мәскәү Косовоның бәйсезлегенә каршы чыга, икенче яктан, Көньяк Осетия һәм Абхазиянең бәйсезлеген таный, дигән сорау буласын алдан чамалапмы, Медведев, Балканны Кавказ белән чагыштырмаска чакырды. “Көньяк Осетиядә сүз хәрби һөҗүмгә каршы тору турында барды” диде ул кырт кисеп.

Нихаять, Медведев үзенең яраткан темасына – Европада иминлек мәсьәләсенә тукталды.

Европада иминлек

– Европада иминлек турындагы килешүне имзалау евроатлантик төбәгендә бердәм иминлек киңлеге булдыру эшенең башы булыр иде, – диде Медведев Сербия парламентында ясаган чыгышында. – Бу бар илләргә дә бертигез иминлек гарантиясе бирер иде. Аларның нинди генә хәрби берлекләргә йә оешмаларга керүләренә карамастан.

Европада яңа иминлек концепциясен булдыру тәкъдимен Медведев узган елның җәендә күтәреп чыккан иде. Мәскәү НАТО һәм Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы кебек институтлар инде искергән, XXI гасыр янауларына каршы тора алмый, дип алар урынына яңа структур булдырырга тәкъдим итә.

Мәскәүнең бу тәкъдиме, берьяктан, НАТОның киңәюенә, икенче яктан, Кушма Штатларның Европада ракета калканы урнаштыру ниятенә каршы адым дип кабул ителде. Ләкин Обама ракета калканын үзгәртергә карар иткәннән соң да Медведев үз фикереннән баш тартмаган. Аның Белградта ясаган белдерүе шул турыда сөйли.

Карашлар якын

Күзәтүчеләр, бу белдерүнең нәкъ менә Белградта ясалуына игътибар итә. Медведев, үзенең чыгышында, Мәскәүнең Балкандагы иң якын тарафдары булган Белград, Русиянең яңа иминлек концепциясендә мөһим урын алып торачак, диде.

“Сербия һәм Русиянең халыкара вазгыятькә карашлары бик якын. Без үзебезнең башлангычны Сербия белән бергәләп башкарырга әзер” диде ул. Сербия президенты Борис Тадич, үз иленең бу тәкъдимгә “ачык” булуын әйтте.

Бу тәкъдимнең конкрет нечкәлекләре бәян ителмәде. Әмма Медведевның белдерүе Мәскәү үзенең эшендә Сербиягә таянып, аны терәк итеп кулланырга тели дигән фикер калдырды.

Ике куян

Тик монда кайбер каршылыклар бар. Берьяктан, Сербия НАТОга керергә җыенмаганын, хәрби нейтралитет сәясәтен алып баруын белдерә. Күптән түгел анда НАТОның вәкилчелеген ачу тәкъдиме зур каршылык чаралары тудырган иде.

Икенче яктан, Сербия Европа Берлегенә омтыла. Шушы атнада Берлекнең киңәю өчен җаваплы вәкиле Олли Рен Белградка килеп, Сербиянең Һааг мәхкәмәсе белән хезмәттәшлек итүе, интеграция юлында уңышлары турында сөйләп китте.

Ләкин, белгечләр фикеренчә, Белградның кайбер мәсьәләләрдә “Мәскәү арбасына утыруы” аның Европа Берлегенә таба юлында киртәләр тудырырга мөмкин.

Уен кәрте

– Ахыр чиктә Европа белән эш иткәндә ихлас булырга кирәк, – ди Белградтагы Иминлек һәм демократия институты башлыгы, ялдагы генерал Нинослав Крстич. – Аңлавымча, Сербия Европа белән уртак сәяси, мәдәни, икътисади кыйммәтләр булдырырга тели. Шул ук вакытта ул уртак иминлек эшләреннән читләшә. Минемчә, бу Европа Берлегенә карата гадел дә, ихлас та түгел.

Тагын бер караш. Кайбер күзәтүчеләр фикеренчә, Мәскәү белән Белград арасында арта барган хезмәттәшлек Европа Берлегенең Сербияне үзенә тарту теләген көчәйтеп җибәрергә мөмкин.

Бу яктан караганда, Медведев Белградка кредит һәм газ килешүләре генә түгел, ә тагы да зуррак бүләк алып килгән булып чыга, Брюссель белән булачак сөйләшүләрдә “уен кәрте” – сатулашу коралы.
XS
SM
MD
LG