Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстан гаскәрләре Коткайны яулап алды


Пакстан гаскәрләре илнең Көньяк Вәзирстан төбәгендә Талибанга каршы киңкүләм хәрби операция барышында Пакстандагы Талибан башлыгы Хәкимулла Мәкъсүтнең туган шәһәре Коткайны контрольлгә алуларын белдерә.

Генерал-майор Атар Габбас әйтүенчә, 3 көн дәвам иткән һава һөҗүмнәре һәм каты бәрелешләр нәтиҗәсендә гаскәрләр Коткайны яулап алган.

Көньяк Вәзирстанда гыйсъянчыларга каршы киңкүләм чаралар икенче атнасына керде.

Әлеге чара барышында барлыгы 23 хәрби һәм 163 сугышчы үтерелгән.
XS
SM
MD
LG