Accessibility links

Кайнар хәбәр

Байден: Көнчыгыш Европаның борчылуларын бетердем


АКШ вице-президенты Дҗо Байден Көнчыгыш Европа илләренең Вашингтонның ниятләренә карата шик һәм борчылуларын бетерергә ирешүен белдерә.

АКШ вице-президенты Дҗо Байден Көнчыгыш Европа илләренең Русия белән мөнәсәбәтләрне яхшырту Вашингтонның Көнчыгыш Европа белән бәйләнешләре хисабына бара дигән борчылуларын бетерүгә ирештем дип уйлавын белдерде.

Азатлык радиосына интервьюда Байден “Мин моңа ирештем дип уйлыйм. Бу мәсьәлә инде борчымый дип исәплим”, - диде.

“Без Русия белән мөнәсәбәтләрне сүндереп кабызу төймәсенә басарга телибез. Әмма без хәтерне сөртү төймәсенә басмадык. Без шуны ачык итеп белдердек. Сатулашып булмый торган 2 кагыйдә бар. Тәэсир итү зоналары була алмый. Без моны кабул итмәячәкбез һәм монда катнашмаячакбыз. Икенчесе – Европадагы яки дөньядагы теге яки бу дәүләтнең үзләре теләгән берәр берлеккә яки беректәшлеккә кушылу теләгенә каршы беркемнең дә вето салу хокукы була алмый”, - диде Байден.

АКШ вице-президенты моны Польша, Романия һәм Чехия сәфәренең ахырында Прагада әйтте.

Прага һәм Варшаудагы рәсмиләр Вашингтондагы яңа хакимиятнең элекке президент Дҗордҗ Бушның Польша белән Чехиядә ракета калканы урнаштыру планын үзгәртүе Мәксәү алдында чигенү дип борчыла.
XS
SM
MD
LG