Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранга халыкара атом күзәтүчеләре килде


Халыкара атом энергия идарәсенең 4 күзәтүчесе Иранга 3 көнлек сәфәр белән килде.

Биредә алар Тәһранның атом эшчәнлеге белән бәйле башка урыннар белән бер рәттән Ком шәһәрендәге элегрәк яшерен булган уран баету корылмасын да караячак.

Әлеге корылмага алар якшәмбе көнне бара. Моңарчы бу корылмада халыкара күзәтүчеләр булганы юк иде.

Тәһран Комда яшерен уран баету урыны булуын узган айда гына игълан итте. Бу көнбатышның Иран яшерен рәвештә атом коралы ясарга тели дигән борчуларын тагын да көчәйтеп җибәрде.
XS
SM
MD
LG