Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев Думадагы фирка җитәкчеләре белән очрашты


Русия президенты Дмитрий Медведев Дәүләт Думасындагы фиркаләр җитәкчеләре белән очрашуда 11 октябрьдә үткән җирле сайлау нәтиҗәләре турында сөйләшүләрне "демократия җеназасына" әйләндермәскә чакырды.

Мәскәү янындагы Барвиха утырмасында үткән очрашуда Медведев шулай ук әлеге сайлаулар нәтиҗәләре турында сөйләшергә әзер булуын әйтте, әмма аларның нәтиҗәләрен кире кагу өчен кануный юллар булуын да онытмаска өндәде.

Әлеге сайлауларда хакимияттәге "Бердәм Русия" фиркасе файдасына булган хәрәмләшүләргә ризасызлык белдереп узган атнада Дәүләт Думасы утырышыннан коммунистлар, Русия либерал демократик фиркасе һәм "Гадел Русия" вәкилләре чыгып китте. Алар президент белән бу турыда очрашып сөйләшүне таләп итте.
XS
SM
MD
LG