Accessibility links

Русия Боливиядә очкычлар төзәтү үзәге ача


Боливия президенты Эво Моралес Русия Боливиядә Көньяк Америкага очучы очкычларын төзәтү, хезмәтләндерү үзәге ачарга тели дип белдерде.

Ул шулай ук әлеге үзәкнең кокаин җитештерелә торган Чимор виләятендәге бер һава аланында урнашачагын әйтте.

Моралес әйтүенчә, ул урын элек АКШның наркотикларга каршы операцияләр базасы буларак кулланылган.

Русия аны хәрби очкычлар өчен кулланачакмы-юкмы, анысы әйтелми.

Сентябрь аенда Моралес Боливинең Русиядән 30 миллион долларга яңа президент очкычы сатып алуын игълан иткән иде.
XS
SM
MD
LG