Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тимошенко президентлык көрәшенә кушыла


Украина премьер-министры Юлия Тимошенко президент сайлау көрәшенә намзәт буларак рәсми рәвештә кушылды.

17 гыйнварда үтәчәк президент сайлауда Тимошенко төп намзәтләрнең берсе санала.

Аның төп көндәше элекке премьер-министр Виктор Янукович булачак.

Шимбә кичендә Киев үзәгендә үткән митингта Тимошенко фиркасе премьер-министрны президентлыкка үзенең намзәте дип игълан итте.

Тимошенко үз чыгышында гаделрәк кануннар чыгарырга, коррупцияне бетерергә, Русия белән тигез һәм гадел мөнәсәбәтләр урнаштырырга, Украинаны Европага таба алып барырга вәгъдә итте.

Янукович президентлык көрәшенә кушылуын җомга көнне игълан итте.
XS
SM
MD
LG