Accessibility links

Кайнар хәбәр

Күзәтүчеләр Иранның яңа атом корылмасына килде


Халыкара атом энергия идарәсе күзәтүчеләре Иранның Ком шәһәре янындагы узган айда гына җәмәгатьчелеккә белдерелгән уран баету корылмасына килде.

Моңарчы бу корылмада халыкара күзәтүчеләр булганы юк иде.

Ярым рәсми Меер хәбәр агентлыгы белдерүенчә, күзәтүчеләр бу корылманы тагын килеп карар дип көтелә.

Уран баету корылмасы илнең көньягында, Ком шәһәре янындагы тау эчендә төзелә.

Халыкара җәмәгатьчелек Тәһран яшерен рәвештә атом коралы ясарга тели дип борчыла. Иран исә атом коралы ясау ниятен кире кагып, бары тик баетылган ураннан электр энергиясе алырга гына теләвен белдерә.
XS
SM
MD
LG