Accessibility links

Мәскәүдә Мигрантлар Федерациясе рәисенең улы кыйналган


Мәскәү Мигрантлар Федерациясе башлыгы Мәҗүмдер Әминның улы кыйналган.

Ул хастаханәдә ята. Ул авыр тән җәрәһәтләрен алган. Бу хакта Мәскәү кеше хокуклары бюросы башлыгы Александр Брод хәбәр итте.

Брод мәгълүматларына караганда, якшәмбе кичендә Артем, дуслары белән бергә такырбашлар төркеме белән каршылыкка кергән. Алар таҗик мигрантларын яклап сугыша башлаган.

Мигрантлар Федерациясе башлыгы Мәҗүмдер Әмин улына булган һөҗүм турында милициягә шикаять әзерләве турында әйтте.

Хокук яклаучылар белдергәнчә, быел Русиядә милләтара нәфрәт аркасында 190 һөҗүм булган.
XS
SM
MD
LG