Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алтай өлкәсендә берничә мәчет төзелеше тәмамланып килә


Барнаулда 2010 елга 1500 кеше сыйдырышлы мәчетнең төзелешен тәмамларга җыеналар. Диния нәзарәте башлыгы Фәһим Әхмәтгалиев сүзләренчә, мәчет инде булган гыйбадәтханә янында корыла, төзелеш тәмамлангач, алар бер комплекска берләштереләчәк. Фәһим хәзрәт сүзләрен агентлыклар китерә.

Өлкәнең Рубцовски каласында да, җирле мәхәллә акчасына мәчет төзелеше тәмамланып килә. Бийски каласында мөселман гыйбадәтханәсе өчен урын аерылган. Алтай өлкәсе Диния нәзарәте 2007 елда төзелгән булган. Өлкәдә 33 меңгә якын мөселман яши.
XS
SM
MD
LG