Accessibility links

Оренбур татар мохтариятенең җыелышы үтте


17 октябрьдә татар драма театры бинасында Оренбур татар милли-мәдәни мохтариятының бишенче хисап-сайлау конференциясе узды.

Көн тәртибенә “Оренбур татар милли-мәдәни мохтариятенең узган чордагы эш торышы” мәсьәләсе куелган иде. Әлеге җыенны үткәрү моңа кадәр төрле сәбәпләр аркасында күчерелеп килде. Конференциягә 161 делегат чакырылган булса, шуларның 84 килгән иде. Делегатларның күпчелеге Оренбурдан булды. Узган хисап-сайлау конференциясе белән чагыштырганда, бу юлы 30 яшькәчә сайланган делегатларның саны күпкә артык иде. Әлеге күренеш яңа оешкан “Яшьлек” яшьләр оешмасы әгъзаларының татар дөньясында актив катнашулары белән аңлатып була. Әлеге яшьләр татар театрына күпләп йөри, татар дискәтүкләрен үткәрә, Казанга экскурсияләр оештыра һ.б.

Конференциядә делегатлардан тыш чакырылган кунаклар да катнашты: өлкә мәдәният, иҗтимагый һәм тышкы багланышлар министры урынбасары В.Амелин, өлкә мәгариф министрының урынбасары О.Озерова, Федераль татар милли-мәдәни мохтарияте, Дәүләт Думасы депутаты И.Гыйльметдинов. 4 ел буена эшләнгән эшләр хакында Оренбур татар-милли мохтарияте рәисе И.Гыйззәтулин хисап тотты.

“Мәктәпләрдә ана телен укыту торышы” дигән өстәмә доклад белән Оренбур татар милли-мәдәни президиумы әгъзасы Р.Хөснетдинов чыгыш ясады. Ул үзенең чыгышында 2000 еллар башында өлкәнең 90 мәктәбендә 8407 укучы татар телен өйрәнсә, бу уку елында исә 64 мәктәптә 4216 бала калды, ягъни 9 ел эчендә балалар саны ике тапкыр кимегән. Шулай ук бөтен урында ана теленә бүлеп бирелгән сәгатьләр саны кими.

2009 елда педагогия көллиятенең һәм педагогия университетының татар-башкорт бүлегенә берәү дә укырга кермәде.
Орски, Новотроицки, Абдуллин, Сорочински, Куандык, Сарыкташ кебек татарлар күп яшәгән һәм дә оешмалары булган җирләрдә дә татар теле бөтенләй укытылмый. 50 мең татар яшәгән Оренбурда бер генә мәктәп бар. Гадәттә авылларда күп нәрсә мәктәп директорларыннан тора, ә ул районга буйсына”, диде Р. Хөснетдинов.

Бу конференциядә дистәдән артык чыгыш яңгырады. Шуларның берсе Богырыслан татар иҗтимагый үзәгенең элекке рәисе Р.Кәримов булды. Ул бүгенге көндә милли концепциянең булмавын искәртте.
"Яшьлек” яшьләр оешмасы рәисе Равил Әбдрәшитов


Федераль татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе И. Гыйльметдинов: “Шул кадәр зур өлкәдә татар телевидениясе булмау, минемчә, дөрес түгел. Бу хәл ителә торган мәсьәлә”, диде Дәүләт Думасы депутаты.

Делегатлар өлкә радио-телевидениясендә татар телендә тапшыруларның юклыгын искәртеп үттеләр. “Без татар телендәге тапшыруларны “Азатлык” радиосы аша гына тыңлый алабыз”, дигән сүзгә зал алкышлар яңгыратты.

Узган конференцияләргә караганда, делегатлар һәрбер сорауны бәхәсләшеп, җитди кабул иттеләр. Бәхәсләр автономия рәисен сайлау вакытында тагын да яңарды. Автономия рәисенә хәзерге җитәкче И.Гыйззәтуллин белән шулай ук берничә ел элек мохтарият рәисе вазыйфасын үтәгән Р.Йосыпов дәгъва итте.

Делегатлар 36 кешедән торган Оренбур татар милли-мәдәни мохтариятенең шурасын сайлады. Ә алар, үз чиратында, 15 кешене президиумга сайлады. Сайлауларда катнашкан 28 шура әгъзасының 15е рәис итеп яңадан И.Гыйззәтуллинны калдыру өчен тавыш бирде. Калганнар исә үз тавышларын Р.Йосыповка бирде. Шулай итеп, 2 тавыш аермасы белән яңадан Оренбур татарларының мохтарият рәисе итеп элекке хәрби И. Гыйззәтуллин сайланды.

Ни өчен соң рәисне сайлауда делегатлар төгәл икегә бүленделәр һәм тавыш бирүдә аерма 2 тавыштан гына торды икән? Бу хакта делегатларның берсе Нур Хөсәенов үз фикерен әйтте.

“Минемчә, монда бер татар җанлылык белән генә дөнья алга бармый. Безгә администрация белән төгәл элемтәдә булып эшләргә туры килә. Администрация Гыйззәтуллинны яклады. Мин моны дөрес дип уйлыйм. Ике тавыш аермасы белән җиңеп чыгуы, шуның белән аңлатыла. Ә инде Р.Йосыпов соңгы көннәрдә генә түгел, ә алдан ук рәислеккә дәгъва иткән булса, җиңел генә җиңеп чыккан булыр иде”, ди Нур Хөсәенов.
XS
SM
MD
LG