Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 01:30

Бөтендөнья татарлары Конгрессы рәисе Ринат Закировның Башкортстан җитәкчелеге белән яшерен очрашуы Башкортстанда яңа вәзгыять тудырды.

14 октябрьдә, Хәтер көннәре чорында, Бөтендөнья татарлары Конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Уфага килеп Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов белән, Башкортстандагы татар милли оешмалары җитәкчеләре, шул исәптән БР татарлары конгрессы җитәкчелеге белән очрашмыйча гына, конфиденциаль сөйләшүләр үткәргән.

Бу сөйләшүләрнең эчтәлеген бер генә як та читкә чыгармаска тырышса да, кайбер нәрсәләр ачыкланды. БР татарлары конгрессы рәисе урынбасары, профессор Мәҗит Хуҗин әйтүенчә, “бу яшерен сөйләшүләрнең төп темасы булып Башкортстанда тагын бер, республика җитәкчелеге кулы астында “эшләячәк” татар конгрессы төзү” темасы торган.

Ринат Закировның Башкортстандагы милләттәшләре белән очрашып тормыйча, республикадагы татарларның хокуклары өчен авыр көрәш алып баручы һәм Бөтендөнья татарлары Конгрессына керүче БР татарлары конгрессын күрмәмешкә салынып Мортаза Рәхимов белән Башкортстандагы татар хәрәкәтен бүлгәләүгә юнәлтелгән сөйләшүләр алып баруы, Башкортстандагы татар җәмәгатьчелеген аптыратты.

Ә инде аның бу яшерен сөйләшүләрдән соң Башкортстанның дәүләт телевидениесе аша чыгыш ясап, Башкортстан татарларына карата каты кул сәясәте алып баручы Мортаза Рәхимовка шушы сәясәте өчен рәхмәтләр яудыруы, аптыраш кына түгел, нәфрәт тә уятты.

22 октябрьдә БР татарлары конгрессы башкарма комитеты әгъзалары гадәттән тыш утырыш үткәреп килеп туган хәл турында фикер алыштылар. Чыгышларның күпчелегендә: “Ни өчен, ни сәбәпле, нәрсә хакына Ринат Закиров Уфага килеп, Башкортстан татарларын рухи изүгә нигезләнгән милли сәясәтне хуплый, алай гына да түгел – шундый сәясәт алып барганы өчен Башкортстан президентына рәхмәтләр укый?”, дигән ачы сорау куелды.

“Әгәр инде Закиров Башкортстандагы хәлләрне белмәсә - аңларга да булыр иде моны. Хәер, татар милләтенең яртысын тәшкил итүче Башкортстан татарының хәлен белмәгән, аның мәнфәгатьләрен якламаган кешенең Бөтендөнья татарлары Конгрессы башында утырырга хакы да юк”, дигән фикерләр дә яңгырады.

БР татарлары конгрессы башкарма комитеты әгъзалары әлеге утырышта Ринат Закировның Уфага сәфәренә бәйле карарны нигездә кабул иттеләр. Аңа кайбер өстәмәләрне кертеп беткәч, киләсе атнада кабул итү һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының барлык әгъзаларына да җибәрү карала.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG