Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:20

АКШта A/H1N1 гриппы кизүе афәт дип игълан ителде


АКШ президенты Барак Обама A/ H1N1 гриппы аркасында илдә гадәттән тыш хәл керте. Бу кизү ил күләм әфәт дип игълан ителде.
АКШта бу грипптан инде бер мең кеше үлгән. Авыру 46 штатта теркәлгән.

АКШ сәламәтлек саклау министрлыгы, грипп таралу саннары, бу вакытта гадәттә була торганнардан әллә ни артмый, дип белдерсә дә, илдә курку көчле.

Кешеләр грипптан укол кадатыр өчен сәгатьләр буе чиратларда тора. Хакимиятләр барлыгы 120 мең кешегә вакцина бирергә җыенуы турында белдерә.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, дөньяда бу вирустан үлүчеләр саны 5 меңгә якын, авырып китүчеләр саны ярты миллионга җитеп килә.

XS
SM
MD
LG