Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 05:22

Нефть бәясе $100 җитсә, җитештерү артырга мөмкин


Нефтьне читкә сатучы илләр оешмасы (ОПЕК) 22 декабрьдә буласы җыенда, бер мичкә нефть бәясе $100 кадәр артса, кара майну табу квоталарын арттырачак. Бу хакта оешма җитәкчесе Жозе Ботель де Васконселос белдерде.

Аның сүзләренчә, чималны сатучылар да, алучылар да хәзерге $75-80 долларлык бәя белән канәгать. Нефтьнең бәясе күтәрелеп китүе икътисад үсешен әкренәйтергә мөмкин, дип саный ул.

ОПЕК соңгы утырышында 2009 ел башында нефть табуны 4,2 миллион мичкәгә киметү турында карар иткән иде.

Хәзер нефть бәясе $80 тирәсендә тибрәлә, 2008 елның җәендә бер мичкәнең хакы $147 артып киткән иде.

XS
SM
MD
LG