Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израил белән Татарстан якынаерга тели


Киләсе елга Казанда Израилнең рус телендә язучы журналистлар Ассоциациясенең еллык җыены үтәргә тиеш. Журналист Данович нефть табучылары һәм табиблары да уртак тел табыр дип өметләнә.

Израилнең рус телендә чыгучы иң зур басмаларыннан берсе “Вести”да әле күптән түгел генә “Русиянең “өченче башкаласы”ның алтын казаны” дигән мәкалә басылды. Аның авторы, “Вести”нең мөхәррире Лазарь Данович газетта Татарстан башкаласында күргәннәре турында яза.

Казанның 12-нче яһүд мәктәбендәге очрашулар да, Русиядә беренчеләрдән булып диндарларга кайтарылган синагога да, 1000 еллыгын үткәргән каладагы үзгәрешләр дә, чибәр кызлар да аның күңеленә хуш килгән.

“Казан һәм Мәскәү Кирмәннәрен матурлыклары белән дә, мәһабәтлекләре белән дә, тарихы белән дә чагыштырып була... Казан мәчетләре Истанбулныкыдай горур һәм төз, кемнең ава торган манарасы уникалерәк Казанның Сөембикәсеме әллә Пизанныкымы – бу хакта бәхәсләшергә була”, дип яза Данович.

Данович сүзләренчә, бер төркем Израил журналистлары Казанда булып киткәч, матбугатта, интернетта һәм радиода Татарстан башкаласы турында сүзләр күп булган. Әле өч көн генә элек Израил радиосында Казан турында түгәрәк өстәл сөйләшүенә шалтыратулар хәтсез иде, ди Данович.

Ике арада бәйләнешләрне тагын да ныгыту өчен киләсе елга Казан янында Израилнең рус телендә язучы журналистлар Ассоциясенең еллык җыены үтәчәк. Данович бу хакта килешенде инде ди. “Бу чарага Татарстан журналистлары да чакырылачак. Ул иҗат ягыннан да, ике арадагы бәйләнешләрне ныгыту өчен дә яхшы булачак”, ди Данович.

Әле күптән түгел генә Израил галимнәре үзләрендә дә нефть ятмалары булуны ачыклаган. Данович сүзләренчә, бу хәбәр бөтен Израилне дулкынландырган. “Татарстан зур нефть республикасы. Галимнәр һәм белгечләр Израил галимнәре белән хезмәттәшлек тә итә алыр, мөгаен”, ди Данович. Аннан да кала Татарстан башкаласына булган журналистлар сәфәреннән соң табиплар да үзара бергә эшләү турында теләк белдергән.

Казанда булып киткән журналистлар үзләрен беренче күзләүчеләр, ягъни разведчиклар дип атый. “Безнең максат укучы, караучы һәм тыңлаучыларга Татарстан нинди ул һәм Израилдә яшәүчеләргә, элекке Советлар Берлегеннән чыкканнарга нинди әһәмияткә ия булырга мөмкинлеген сөйләү иде”, ди Данович.

Татарстан яһүдләр милли-мәдәни автономиясе рәисе Михаил Скоблионок Израиль журналистларын Казанга чакыру идеясенең башында торган. Израилнең урыс теле cursorinfo.co.il сәхифәсе хәбәр итүенчә, Скоблионок журналистлар Казанда вакытта: “Татарстаннан киткән яүһдләр туганнарына һәм дусларына килә алуны гына түгел, Израил һәм Татарстанның дәүләт дәрәҗәсендә, ныклап әзерләнгән программа нигезендә, халыкара туризмны үстерүгә булышлык итүен дә яклауны” белдергән.

Бүген Изрилдә Татарстаннан чыккан 7 меңләп кеше яши. Тель-Авив һәм Казан арасында атнага бер тапкыр туры очкыч йөри. Алга таба бу рейсны атнага ике итү турында да сөйләшүләр бара икән.

Билгеле булганча, Израил мөселман исемле кешеләргә бик үк уңай карамый. Чик аша үткәндә дә тикшерүләр катгый булырга мөмкин. Әмма Данович әйтүенчә, төньякта яшәүче мөселманнарга мөнәсәбәт башкарак. Казаннан һәм Уфадан күпме кеше каршылаганым булды, әмма беркайчан да кыенлыклар тумады ди ул.
XS
SM
MD
LG