Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 20:36

Метшин Казанда федераль университет коруны зур уңыш дип саный


Казан шәһәр башлыгы Илсур Метшин Казан университетының федераль югары уку йортына әверелүен зур уңыш дип саный. Бу "Татарстан президентының, Казан университеты, аның мөгәлимнәренең абруы аркасында гына мөмкин булды. Бу - зур мөмкинлекләрне ачучы зур уңыш. Шул ук вакытта бу бик күп эш дигән сүз", диде бүген Казан шәһәр башлыгы рәисе Илсур Метшин эшлекле дүшәмбе җыелышында.

Аның сүзләренчә, Казан һәм Татарстан алдында Идел буе федераль университеты программасын уңышлы тормышка ашыру максаты тора.

Белгәнегезчә, Русия президенты фәрманы нигезендә, 3 ай эчендә Казан университеты нигезендә Идел буе Федераль округы университеты корылырга тиеш.

XS
SM
MD
LG