Accessibility links

Кайнар хәбәр

Министрлар китсә, акча кем бирер?


Русиядә төрле спорт федерацияләрен җитәкләгән дистәләгән министр үз вазыйфаларыннан китәргә мөмкин. Бу турыда Казанда узган спорт форумында Русия президенты Дмитрий Медведев әйтте.

Аның фикеренчә, спорт федерацияләре белән бу тармактагы белгечләр шөгыльләнергә тиеш, ә түрәләр түгел. “Ыштан туздырып бер җирдә утыруны, чит илләргә командировкаларга чыгып вакыт уздыруны туктатырга вакыт җитте. Чиновниклар спорт федерацияләрдә багучылар шурасы әгъзалары булып торсын. Русия хөкүмәтенә дә, президент идарәсенә дә бу мәсьәләдә тәртип урнаштырырга боердым”, диде Дмитрий Медведев.

Президентның сүзләре тормышка ашса күп кенә түрәләр спорттан ерагаячак. Мәсәлән, Дәүләт Думасы депутаты Владислав Третьяк хоккей федерациясеннән, эшмәкәр Михаил Прохоров Русиянең биатлонистлар берлегеннән, Русия президенты хакимияте башлыгы Сергей Нарышкин йөзү федерациясеннән, вице-премьер Александр Жуков шахмат федерациясеннән, Иминлек шурасы сәркатибе Николай Патрушев воллейбол федерациясеннән, тышкы эшләр министры Сергей Лавров ишкәкле слалом федерациясеннән китәчәк. Мондый түрәләрнең саны дистәдән арта.

Татарстандагы спорт белгечләре Медведевнең фикеренә төрле караш белдерә.

Татарстанда 1989-91 елларда татар-башкорт көрәше федерациясе рәисе булып торган, спорт журналисты Илдус Илдарханов президентның бу фикерен хупламый.

“Физкультура фәнендә белемне йөгерем, сугышып, сикереп, көрәшеп алалар. Ләкин бу белгечләр укып чыкканнан соң, нинди генә дәрәҗәле урыннарда эшләмәсен, алар ярым-ярлы, хәерче хәлендә кала. Нинди генә бөек идеяләр булмасын, аларны тормышка ашыру өчен беренче чиратта акча кирәк. Ә акчалы кешеләр дәүләт тарафыннан яклана торган шул ук министрлар, эшмәкәрләр, дәрәҗәле кешеләр. Бүген дәүләт биргән акчага гына спортны үстереп булмый. Бу эш сүздә генә кала. Татарстанда көрәш федерациясе рәисе, авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов исә, соңгы елларда көрәшне үстерү өчен күп көч куйды. Ул танылган һәм акчалы кеше. Бу көннәрдә “Без көрәшче халык” дигән китап чыкты. Аны чыгарырга 1 миллион 370 мең сум акча кирәк иде. Дәүләт биргән акчаларга гына ышанып ятсаң, бу китапны мәңге чыгарып булмас иде.

Татарстанда исә мондый сәясәт бара. Ирекле көрәш федерация башлыгы итеп җир эшләре министры Азат әфәнде тәкъдим ителә. Федерациянең элеккеге президенты аның урынбасары итеп билгеләнә. Өченче җитәкче – көрәш белгече. Мондый юл белән баруны дөрес дип саным”, ди Илдус Илдарханов.

Дмитрий Медведев министрларга да спорт федерацияләрен җитәкләмәскә боерды. Бу Виталий Муткога да кагыла. Чөнки ул министр булуы белән беррәттән, футбол федерациясен дә җитәкли. Үзе исә ул, бу фикерне бик ук уңай кабул итмәде, ди спорт журналисты Илнар Хөснуллин.

“Мутконың китү теләге юк икәне сизелде. Журналистларга җавап биргәндә ул, соңгы елларда үзенең спорт тармагында күп эшләр башкарганын сөйләде. Европа футбол берлеге белән ныклы элемтә коруны искә алды. “Минем урынга килгән яңа кеше” бу берлек җитәкчелеге белән шундый ук җылы мөнәсәбәтләр кора алыр микән. Русия үзендә дөнья чемпионатын уздырырга хыяллана”, ди Валентин Мутко. Министрның бу сүзләреннән соң, чыннан да Мутко урынына килгән яңа кешене, Европа футбол берлеге җитәкчелеге санга сугар микән дигән шик туа”, ди Илнар Хөснуллин.

Казанда узган форумга килгәндә исә, спорт белгече Илдус Илдарханов Русия җитәкчелегенә карата бераз үзенең үпкәсен дә белдерә.

“Форум барган көннәрдә Казанда яңа көрәш сарае ачылды. Ачылу тантанасына без президентны көткән идек. Әмма ул машина белән выж итеп узып китте. Шундый зур комплексның ачылышында хәтта спорт министрлары да катнашмады. Шуңа күрә халыкта, көрәш җитәкчелеккә кирәкми икән дигән фикер туды.
Көрәшнең Универсиада программасына да кертелү-кертелмәү мәсьләсе әлегә хәл ителмәгән. Бу программага хәтта комда футбол, комда воллейбол спорт төрләре кергән, ә татар халкы өчен бик мөһим булган көрәш әлегә кертелмәгән”, ди Илдус Илдарханов.

Казанда спорт форумы узса да, спортның киләчәге турында сөйләшүләр әле дәвам итә.
XS
SM
MD
LG