Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 21:11

Президент Медведевнең гади бер имзасы белән Казан дәүләт университеты “Идел буе федерал дәүләт университеты”на алмаштырылды.

Русиядә федерал университетлар төзеләчәге күптәннән билгеле булса да, Казан университетының исеме алмашачагы көтелмәгән бер хәбәр булды. Аның яңа исеме асылда татарга бәйле булмаячак та - аны русча Приволжский дип атаячаклар.

Димәк университет тарихи исемен югалтачак. Ә менә Мәскәү белән Петербур университетлары үз исемен саклап калачак. Ә Казанныкына нигә ярамый? Ул Русиянең "өченче башаласы" дип әйтелмәде мени? Нигә соң бу исемне үзгәртергә кирәк таптылар икән, татарларга тагын бер орым булсын дипме?

Асылда Казан университеты да чып-чынлап без татарныкы түгел, аны безнең милләт төземәгән. Әмма шулай да Казан исеме булу, ул тарихыбызны чагылдырганлыктан, безгә изге тоела. Мәскәү шуны күпсенде микән?

Татарлар бит югыйсә патша Русиясенең Урта Азиягә кереп урнашуына, коммунизмның җәелүенә зур хезмәт күрсәтте. Хәтта бугенге көндә дә әнә нәкъ татарлар Русияне Ислам конференциясе оешмасында вәкиллек итә. Ә Мәскәү Казан исеменнән котыла, Казандагы төрек мәктәпләрен радикал исламчылыкта гаепләп яба...

Мәгълум ки, соңгы ун елда Татарстан байтак хокукларыннан мәхрүм ителде. Суверенитет көне бернинди дә мәгнәсе булмаган исем алды, президентны сайлап кую хокукы тартып алынды, латин әлифбасы "сезгә ярамый" дип кире кагылды, шартнамә уенчыкка әйләнде, татарча тапшырулар юк дәрәҗәсенә җитте, һәм иң мөһиме - татарча мәгариф әкренләп, әмма эзлекле бетерелеп килә.

Шулай инде - үз мәгариф министры да татарча белмәгән бер илгә шул татар телендә мәгариф нигә кирәк? Үз парламентында да татарча яңгырамаган илгә нигә кирәк ана теле?

Русиядә университет системасына реформа, әлбәттә, кирәк иде. Ике атна элек басылып чыккан дөнякүләм бер тикшеренүнең нәтиҗәләренә караганда, дөньядагы иң яхшы йөз университетның 36-сы АКШ белән Канадада, 18-е Британиядә. Шул йөзлектәге 61 университетта инглизчә укытыла.

Кытайларның да өч-дүрт университеты шушы исемлеккә керә алган. Ә меңләп шундый югары уку йорты булган Русиядән берәү дә юк. Шулай ук Төркия белән 55 ислам иле университетлары да шушы фәхри "йөзлек"тә урын таба алмаган.

Бу инде заманында алдынгы технология белгечләре, табиблар, математик, физик һәм химикләр үстергән Русиянең югары мәктәптә җитди проблемалары булуына ишарә итә. Аларның бу хәлгә җитүенә мәгариф системасындагы җитешсезлекләр сәбәпче.

560лап дәүләт университеты белән бергә Русиядә әле тагын 450 хосусый университет бар. Хосусыйлары акча түләгән һәр студентны алалар. Дәүләт университетына керү исә күп очракта ришвәткә бәйле. Кайбер язмаларда, Русиядә югары мәктәпкә керү өчен елына бер миллиард долларлык ришвәт түләнә дип языла.

Инде бу гомум Русия шартларыннан Татарстан да бик ерак калмый торгандыр. Шул сәбәпле, Казан университеты да, табиги, Татарстандагы башка югары уку йортлары да бу реформа дулкыны астында калды. Моның өчен Мәскәүне генә гәепләп буламы? Үзебездә дә кайбер җитешсезлекләр юкмы?

Төркиягә һәм башка чит илләргә килгән татар фән эшлеклеләре арасында яшьләрне һич күреп булмый. Алар әллә тәмам беттеме? Әллә фән белән бөтенләй кызыкыснмыйлармы? Университетлар, институтлар, яки мәдәният министерлыгы ничә фәнни проектка җитәрлек рәвештә матди ярдәм күрсәтте? Чит илләргә чыкканнар арасында министрлар, рәсми шәхесләр һәм эшкуарлар гына күренә. Ә яшь академикларны күреп булмый. Ә инде олыларын гына күреп, татар халкы шул дәрәҗәдә картайды микән дигән шик тә туа.

Казан дәүләт университетының Иделбуе федерал университетына әврелүе анда яңа милли кадрлар әзерләнүгә, татар мәдәнияте белән бәйле факультет һәм бүлекләрнең ябылуына да китерәчәк. Бу фәкать исем үзгәртү генә булмаячак. Җитәкчеләр монысын күрә микән?

Әллә инде президент Шәймиев тирәсендә белемле, сәләтле, булдыклы киңәшчеләр булмадымы, әллә ул шундыйларны сайлый алмадымы, яки аларның сүзләренә колак салмадымы? Асылда кайбер конкрет очракларда тиешле урыннарга тиешле кешеләрнең китерелмәгәнлеге балкып тора.

Милли университет кору эше дә шулай булды кебек. Ул да латин хәрефләрен кертү кебек сузылды, тартылды, нәтиҗәдә бала үле туды. Әгәр дә милли университет төзелгән булса, соңгы ун елда байтак кына милли кадрлар өлгереп җиткән булыр иде. Табигый, татар җитәкчеләре, гомумән зыялылары чит дөньяга күз салуны бик тиеш тапмый.

Ә бит төрле милләтләрдән төрле тәҗрибә җыярга була. Ләкин "без яхшырак беләбез, сез читтән килгәннәр безнең шартларны белмисез, менә бездә Универсиада булачак, без "өченче башкала", Рубин - чемпион!” кебек асылда татар халкына түгел, бармак белән санарлык кешеләргә генә файда китерерлек мега проектлар белән горурланып, милләт яшәешенә караган җитдирәк мәсьәләләрне күрмәмешкә салышу бу хәлләргә төшерде дә инде безне.

Кыскасы, Казан университетының исеме сакланып калса, ул хәтле кайгырмас та идек, бәлки. Чөнки бүгенгә хәтле югалтылган хокукларга карата ни хәтле реакция күрсәтелгән булса, бу юлы да шуннан артыгын көтеп булмас. Ләкин торган саен астыртын карарлар кабул иткән Мәскәүгә Казан ягыннан сораулар бирмичә, берни дәшмичә, кул кушырып кына утырырга да ярамый.

Профессор Надир Дәүләт
Истанбул, Төркия

Комментар бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашын чагылдыра

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG