Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 15:44

Бурятия гадәттән тыш хәлгә әзерләнә


Русиядә Бурятия республикасында "дуңгыз" гриппы аркасында гадәттән тыш хәл кертелергә мөмкин. Җомга көнне республика җитәкчесе Вячеслав Наговицин, гадәттән тыш хәл кертү турындагы карар өлгесен әзерләргә кушты, дип хәбәр итә "Интерфакс" агентлыгы. Бурятиядәге махсус хезмәтләр, табиплар инде гадәттән тыш хәл шартларында эшли. Бурятиядә A/ H1N1 гриппының йоктыруы 6 кешедә расланды. Башкалада мәктәп укучыларын көзге каникулларга иртәрәк җибәрергә килешенде.

Русиядә күп шәһәрдә мәктәпләр шушы грипп аркасында карантинга ябылган. Андый хәбәрләр Түбән Новогород, Иваново өлкәсе, Чита, Краснокаменски һәм башка яклардан килә.

XS
SM
MD
LG