Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшәү өчен иң яхшы урын кайда?


Ни гаҗәп, бу урын яшәү өчен иң яхшы дип табылмаган
Ни гаҗәп, бу урын яшәү өчен иң яхшы дип табылмаган

Дөньяның иң мул һәм яшәү өчен кулай илләрен билгеләүче Legatum институты яңа хисабын бәян итте. Быелгы исемлектә 104 арасында беренче урынны Финляндия алган. Русия 69нчы урында.

“Яшәү өчен иң яхшы урын” дигәндә, күпләр зәңгәр диңгез буйларын, ап-ак комлыкларны, яшел пальмалар үсеп утырган берәр җәннәт почмагын күз алдына китерәдер. Ә менә Legatum институты иң яхшы дип тапкан илләр салкынрак төбәктә, Төньяк Европада урнашкан. Исемлекең башында Финляндия, Швеция, Дания һәм Норвегия кебек илләр бар.

“Илнең икътисади хәлен билгеләүче тулаем җитештерү (ВВП) дип аталган төп күрсәткеч бар нәрсәне үзе эченә ала, тик яшәү өчен уңайлы әйберләрне генә искә алмый.” Бу сүзләрне 1968 елда АКШ юстиция министры Роберт Кеннеди әйткән.

Legatum институты үзенең исемлеген өч ел элек төзи башлады. Ихтимал, бу эшне башлаучылар Кеннеди сүзләренә дә колак салган.
Беренче унлык

1. Финляндия
2. Швейцария
3. Швеция
4. Дания
5. Норвегия
6. Австралия
7. Канада
8. Нидерланд
9. АКШ
10. Яңа Зеландия

Legatum белгечләре үзләренең исемлеген төзегәндә тугыз төрле критерийны исәпкә ала. Алар арасында, әлбәттә, икътисад нигезләре дә бар, ансыз булмый. Ләкин аннан тыш тагын шәхес иреклеге, сәламәтлек, мәгариф, иминлек мәсьәләләре, моңа өстәп, хакимиятнең сыйфаты, эшкуарлык һәм инновация өчен шартлар исәпкә алына.

Яхшы тормыш өчен беренче чиратта нәрсә кирәк, дигән сорауга, күпләр ике дә уйламыйча “акча” дип җавап бирер, мөгаен. Legatum институты бер кызыклы нәтиҗәгә килгән. Ярлы илләрдә акча чынлап та тормышны яхшыртуда зур урын алып тора. Ә менә байрак илләрдә, керем арткан саен, бәхетнең күләме кими бара икән. Legatum фикеренчә.

Тикшерүчеләр игътибар иткән тагын бер әйбер: муллыкка ирешү өчен гасырлар буе көтү шарт түгел. Исемлек башына менеп утырган илләрнең кайберләре бер-ике дистә ел элек кенә хәерчелектә гомер кичергән. Мисал өчен, Ирландия, бер буын элек мөшкел хәлдә иде, хәзер ул 104 ил арасында 11нче урында.

Сингапур, Тайван, Көньяк Кореа кебек “Азия тигрлары” да “юктан бар булды” дип әйтергә була.

Европага килсәк, Хорватия, Эстония, Чехия, Маҗарстан, Словакия кебек, заманында коммунизм золымын кичергән илләр хәзер шактый мактаулы урын биләп тора. Шул ук Хорватия, 1990нчы елларда гына сугыш кичергән ил, һәр категориядә уртача күрсәткечләр белән 35нче урында.
Соңгы унлык

95. Кения
96. Җәзаир
97. Танзания
98. Нигерия
99. Пакстан
100. Камерун
101. Көньяк Африка республикасы
102. Йәмән
103. Судан
104. Зимбабве

Татар-башкортларның зур өлеше яшәгән Русия Төркия белән 69-70нче урыннарны бүлешә. Русиянең бердән-бер мактана алырлык категориясе – мәгариф. Ә менә социаль институтлар, хакимият сыйфаты, иминлек, шәхес иреклеге кебек өлкәләрдә күрсәткечләре бик түбән. Нәтиҗәдә, ни бары 69нчы урын.

Башка элекке совет илләрен алып карасак, Украина бераз өстәрәк, 61нче урында. Казахстан исә 76нчы, Беларус 85нче, Үзбәкстан 92нче урында. Иранның күршесе дияргә була. Иран 94нче урында.

Исемлек ахырында Көньяк Африка республикасы, Йәмән, Судан һәм Зимбабве кебек илләр. Җылы һавалары, ак комлыклары һәм яшел пальмалары булуга карамастан.
XS
SM
MD
LG