Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аушев үлеме кемгә файдалы?


Ингушетиядә Мәкъшәрип Аушевны җирләргә 3 меңнән артык кеше килде. Хокук яклау оешмалары сүзләренчә, әлеге үлем тагын бер кат Төньяк Кавказда кеше үтерүләр җәзасыз калуын күрсәтә.

Ингуш оппозиционеры 43 яшьлек Мәкъшәрип Аушевка “Кавказ” федераль юлында Нальчик шәһәре янында машинада барганда ут ачканнар. Машинада аның белән туганы Тәмзилә Зәйтова да була. Аушев шунда ук һәлак була. Ә Зәйтова авыр җәрәхәтләр алып хастаханәгә эләгә.

Аушев дүшәмбе көнне Назраньннан 10 чакрым ераклыктагы – Сурхахида шәһәрендә җирләнә.

Тикшерүчеләр оппозиция вәкилен үтерү аның эшчәнлеге белән бәйле булырга мөмкин дип саный.

Аушев хәлне үзгәртергә тырышты

Мәкъшәрип Аушев исеме киң җәмәгатьчелеккә 2007 елны ишетелә башлый. Ул Чечняда урланган улы һәм туганының баласын азат итүгә ирешә. Назраньда күп халык җыеп митинг оештыра һәм егетләрне азат ителмичә халыкның таралмыячагын әйтә.

“Хьюман Райтс Вотч” оешмасы җитәкчесе урынбасары Татьяна Локшина сүзләренчә, улын коткарганнан соң ул респуликадагы хәлне үзгәртү турында уйлана башлады.

“Башкаларга да ярдәм итмәкче булды. Мондый җинаятьләр Ингушетиядә тукталсын өчен тырышты”, ди ул.

Оппозиция яклы

Әлеге вакыйгадан соң Аушев төптән хокук яклау эше белән шөгыльләнә башлый һәм ул чактагы президент Морат Зәзиковның вазыйфадан китүен таләп иткән оппозициягә кушылып китә. Ул элекке президенты шактый тәнкыйтьли.

2008 елның февралендә Аушевны чуалышлар тудыруда гаепләп кулга алалар. 4 ай ул вакытлыча тикшерү урынында утыра. Аннан соң Ингуш югары мәхкәмәсе аны аклау карары чыгара.

Шул ук елның көзендә ул Евлоев үтерелгәч, “Ингушетия.орг” оппозиция сәхифәсе белән җитәкчелек итә башлый. Әмма Зәзиков президент вазыйфасыннан китеп, Юнысбәк Евкуров билгеләнгәч, ул оппозиция эшчәнлеген туктатуын әйтә.

Европага китеп өлгерми

Шулай да хокук яклау эшчәнлеген Аушев элеккечә дәвам итә. Ул республикадагы федераль һәм җирле иминлек хезмәтләре тарафыннан кеше хокукларын бозуларны даими күзәтеп бара һәм күп дәлилләр туплый.

Аушев республикада аңа куркыныч янавын аңлый һәм дуслары киңәше белән бер айга Төркиядә кача. Ингушетия.орг сәхифәсе җитәкчесе Роза Масальгова әйтүенчә, ул берничә көнгә улын өйләндерергә генә кайткан була һәм аннан соң Европага китәргә әзерләнә. Әмма өлгерми кала.

Ингуш оппозициясе вәкиле Мөһәммәт Хазбиев әйтүенчә, аның үлемендә беренче чиратта республика җитәкчелеге гаепле.

“Беренче чиратта республика президенты Юнысбәк Евкуров, ә аннан соң элекке җитәкчелек һәм башкалар, ягъни – Кремль гаепле”, ди ул.

Урланудан бер адым

Күптән түгел Аушевны чак кына машинага утыртып урлап китми калалар. Магас шәһәреннән чыкканда машинасын камап алалар.

“Минем документларымны алган хезмәткәр “Газель”нең ачык ишегенә килә дә, “синең машинаң урланганнар исәбендә - монда кил”, ди. Бу хәлнең алдау икәнен аңладым һәм башка машиналар янына йөгердем. Берничә хезмәткәр мине тотмакчы иде, әмма мин качып өлгердем. Шуннан хөкүмәт башлыгы Гайсановның ярдәмчесе килеп чыкты. Һәм үзенең документын күрсәтеп аңлатуны сорады”, дигән иде ул.

Аушев ул чакта бу элекке президент Морат Зәзиков һәм Медов (элекке эчке эшләр министры) кешеләре эше дип санавын әйтә.

“Мемориал” хокук яклау оешмасы шурасы әгъзасы Александр Черкасов исә Аушевтан уч алдылар, ди.

“Аушевның үлеме Ингушетия өчен зур югалту. Чөнки ул көч кулланудан тыш та гаделлек урнаштыру юллары булырга мөмкинлеген күрсәттте”, ди ул.
XS
SM
MD
LG