Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада тагын бер һәйкәл ачылды


Мостай Кәримнең юбилее уңаеннан рәссам Наил Байбурин иҗат иткән һәйкәл барлыкка килде. Ул һәйкәл Мостай Кәримнең «Кошлар очырам» шигыре тәэсирендә иҗат ителгән.

Төрле әдәби каһарманнарга һәйкәл ачылу еш булмаса да очраштыргалый. Хуҗа Насретдин, Барон Мюнхаузен, урам себерүче хәтта Петербурда Фонтанка елгасында «Чижик- пыжик»ка да һәйкәл ачылган иде. Дөрес, ул һәйкәлне төбе-тамыры белән инде берничә тапкыр урлаганнан соң, хәзер инде бакырдан түгел, гранитттан ясарга кирәк дигән, карар да чыгарылган.

Ә менә Уфада, Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең 90 еллык юбилее көннәрендә, шагыйрьнең исемен йөрткән урам башында кызыклы бер һәйкәл барлыкка килде. Рәссам Наил Байбурин иҗат иткән һәйкәл кызыл кирпеч йортның диварына беркетеп куелган. Анда томшыгына яшел яфраклы ботак капкан, нинди кош икәнлеге һич тә аңлап булмаслык, кош сурәте тасвирланган. Ә инде аскарак "Всех одараю я, всех вас птицы ждут..." Мустай Карим" дигән сүзләр русча язып куелган.

Мостай Кәримнең «Кошлар очырам» дигән шигыре күпләргә билгеле. Ул болай дип башлана:
«Вак мәшәкать, ыгы- зыгы тәмам,
Бар эшемнең чыктым очына.
Хәзер инде иртә таңнар белән,
Күкрәгемнән кошлар очырам.»


Ул шигырьдә шагыйрь кошларны күпләргә өләшә. Яуга баручыларга каракош, гашыйкларга сандугач, хәтта озак итеп чакыра торган кәккүкне авыруларга да очыра. Бары тик битарафларга гына бер төрле кошым да юк, ничек телиләр, шулай, кошсыз гына яшәсеннәр, ди шагыйр аларга карата.

Ә менә Байбурин Наил иҗат иткән кошның кем өчен очырылганын белүче булмады. Ул шагыйрь атап киткән кошларның берсенә дә охшамаган иде. Шулай да бу һәйкәлне шаярту белән кабул иттеләр.

Шагыйрьнең кызы Әлфия Кәримова: «Бик әйбәт, булсын! Бәлки ул кош зирәкләргә очырылырга тиешле булган ябалактыр. Охшашлык бар кебек ябалак белән. Шулай да ул мин белгән бернинди кошка да охшамаган. Монысы инде рәссам фантазиясе. Бәлки бу башлангычны башка рәссамнар да, сынчылар да күтәреп алыр. Бәлки безнең әткәйнең генә түгел, башкаларның әсәрләрен тасвирлаган сәнгать әсәрләре барлыкка килер ул диварда. Анда дивар бик киң", диде ул.

Ул урам Мостай Кәрим исемен йөртә. Урамның уртасында аңа һәйкәл дә ачылырга тиешле. Ә инде тагын азрак баргач, Мостай Кәрим исемендәге театрга да озак калмый. Әлфия ханым сүзен дәвам итеп: «Безгә бу һәйкәл ошады. Монысын җимермәсләр инде. Әле биредә әткәй китапларының бер героена куелган сын да басып тора иде. Ләкин ул каядыр юкка чыкты. Анысын да Наил Байбурин эшләгән иде. Рәссамның әйтүенә караганда, аны ниндидер вәхшиләр ватып киткән. Бәлки бу юлы ватмаслар дип өметләнергә генә кала инде», диде ул.
XS
SM
MD
LG